КФУ галиме космос турында күзаллаулар үсеше турында сөйлиячәк

Физик Сергей Сушков Milmax Science фәнни лекториясендә чыгыш ясаячак.

ТР Милли китапханәсендә ел саен Milmax Science фәнни лекториясе уза. Спикерлар арасында – Казан федераль университеты Физика институтының чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире Сергей Сушков.

Галим 14 гыйнварда “Күк сфералары музыкасы” лекциясе белән чыгыш ясаячак.

Борынгы философик традициядә галәм камил музыкаль гармониядә, аның асылы Аристотель тасвирлавында түбәндәгечә: «Хәрәкәт гармония тудыра, чөнки барлыкка килә торган яңгырашлар матур аһаңле, ә яктырткычларның тизлеге алар арасындагы ераклыкларга карап исәпләнгән консонансларның санлы мөнәсәбәтләрендә чагыла».

Лекция барышында Сергей Сушков борынгы заманнардан башлап, Галәмнең төзелеше турындагы заманча күзаллауларга кадәр космос турындагы күзаллаулар үсеше турында сөйлиячәк.

Чарага керү ирекле, алдан теркәлү буенча.

Лекция 17.00 сәгатьтә башлана, үткәрелү урыны: Пушкин ур., 86.

Сүз уңаеннан, КФУ галимнәре – фәнни лекториянең еш спикерлары. Milmax Science да КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының динне өйрәнү кафедрасы профессоры Юлия Матушанская, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов, КФУ Физика институтының «Гибридные оптические сенсоры» фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин һәм университетның башка вәкилләре чыгыш ясады.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге