КФУ галиме Kolba премиясе лауреаты булды

Төп проекты итеп Эльвира Рожина үзенең гомуми юнәлешен күрсәтте – бу наноматериалларның синтезы һәм агулыгы анализы.

“Бионанотехнологияләр” OpenLab Фәнни-тикшеренү лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биологик белем бирү кафедрасы доценты Эльвира Рожина төрле һөнәри эшчәнлек өлкәләрендә эшләүче белгечләр һәм хатын-кызлар-галимнәр өчен Kolba премиясендә икенче урынны алды.

Форум һәм премия тапшыру Мәскәүдә “Атом тармагы хатын-кызлары” һөнәри инициативалар фонды ярдәмендә узды. WiN Global халыкара хәрәкәтенең WiN Russia (Women in nuclear) милли бүлеге башлыгы, форумга һәм Kolba премиясенә нигез салучы Евгения Еньшина Kolba проектының төп бурычы – Россиядә фәнне популярлаштыру, булачак хатын-кыз галимнәр өчен рольле модельләр формалаштыру, фәнни казанышларны һәм эшләнмәләрне таныту, шулай ук хатын-кыз галимнәр өчен карьера мөмкинлекләрен ныгыту һәм Россия галименең чит илдә уңай йөзен булдыру, дип әйтте. Быел премиягә заявкалар Россиянең 60 шәһәреннән кабул ителде. БДБ илләренең 4сеннән – Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре “Чиксез фән” махсус номинациясе лауреатлары дип табылды. Гомумән алганда, экспертлар һәм попечительләр тарафыннан 49 премия лауреаты расланды, аларга кыйммәтле таш белән инкрустацияләнгән Kolba билгеләре һәм сертификатлар тапшырылды.

Казан университеты галиме Эльвира Рожина «Биология» секциясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

“Kolba конкурсында мин беренче тапкыр катнаштым. Үз көчемне сынап карарга булдым, чөнки миңа премиянең концепциясе кызыклы күренде “, – диде Э.Рожина КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә биргән интервьюда.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, конкурста катнашучылар беренче этапта оештыру комитетына анкета тапшырганнар. Икенче этап барышында сорауларга язмача җавап бирергә кирәк булган. Шуннан соң КФУ вәкиле белән оештыручылар элемтәгә кергән һәм “Точка кипения – Арбат” та хөрмәтләү тантанасына чакырганнар.

“Төп проект буларак, мин үземнең гомуми юнәлешемне күрсәттем – бу наноматериалларның синтезын һәм агулыгын анализлау, шулай ук “Бактерияләрнең антибиотикорезистент штаммнарына каршы көрәш өчен көмешнең биоген нанокисәкчәләре” проектын, ул 2021 елда РНФ гранты белән хупланды”, – дип хәбәр итте ул.

Э.Рожина әйтүенчә, Kolba конкурсына бирелгән тикшеренүләрнең төп темасы эко-френдли нанокисәкчекләр алу мөмкинлеге, аларны синтезлау процессында биотаркала торган торгызучылар (үсемлекләрнең яки микроорганизмнарның өлешләре) кулланыла.

“Безнең лабораториядә без шундый магнит һәм көмеш нанокисәкчәләр алдык. Тема актуаль һәм шулай ук Россия фәнни фонды гранты белән хупланды. Әлеге тема буенча IJMS журналына зур тикшеренү бирелгән. Моннан тыш, КФУның “Бионанотехнологияләр” фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре япмаларның сыйфатын камилләштерү өчен төрле өслекләр алу мөмкинлекләрен өйрәнәләр, мәсәлән: көмеш нанокисәкчекләрдән антибактериаль үзлекләрне бирү өчен; мезенхималь кәүсә күзәнәкләрне үстерү өчен магнит нанокисәкчәләре белән тәҗрибәләр үткәрәләр. Тикшеренүләрнең күпчелек өлеше наноглиннарның сорбцион үзлекләрен бәяләүгә, галлуазитның наноторбалар суспензиясен һәм керамик нанокисәкчекләрнең башка типларын анализлауга юнәлтелгән», – дип сөйләде ул.

КФУ доценты аңлатканча, магнит кисәкчәләре һәм полимерлары белән Фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләре пыяланы яки пластикны каплаган, аларда регенератив медицина өчен кирәкле мезенхималь төзелешле күзәнәкләр тизрәк үскән. Галлуазит нанотрубкалар белән шулай ук пластикта яки пыялада япмалар булдырганнар. Көмешне галлуазитка өстәү микроорганизмнардан биопленкалар барлыкка килүгә комачаулый, алар нәкъ менә антибиотикларга бик чыдам.

“Проектның ахыргы максаты – бактерияләргә каршы югары нәтиҗәле булырлык био өслекле көмеш нанокисәкчәләр алу. Без алынган наноматериалларның алты штамм бактериягә, шул исәптән антибиотик штаммга каршыторучанлыгының югары нәтиҗәлелеген күрсәттек. Моннан тыш, без көмеш һәм антибиотик нанокисәкчекләренең синергетик тәэсирен күрсәттек, бу бик мөһим, чөнки кулланыла торган антибиотиклар дозасын киметергә мөмкинлек бирә. Хәзер без күзәнәкләр һәм аерым организмнар, шул исәптән инфузория, дафния һәм дрозофиллар өчен агулыкны бәяләү буенча тикшеренүләр уздырабыз “, – дип йомгаклады Э.Рожина.

Авторы: Кристина Иванова, фото язма герое тарафыннан тәкъдим ителгән