КФУ галиме D витамины дефицитын көз көне тулыландырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләде

Актуаль сорауга биохимик Ольга Кравцова җавап бирде.

Совет чорында ашханәләрдә пәнҗешәмбе «Балык көне» булган, ә балалар бакчаларында рахитны профилактикалау өчен балаларга балык мае биргәннәр. Халыкта D витамины кытлыгы белән шулай көрәшкәннәр, аны кояшлы көннәр җитмәү һәм рационда бу витаминның аз булуы белән аңлатканнар. Яшәүе өчен мөһим бу күрсәткечне нормага кайтару турында Казан федераль университеты эксперты сөйләде.

D витамины җитмәү һәрвакытта да генетикага бәйле түгел. Россиядә һәм елына кояшлы көннәр аз булган башка илләрдә яшәүчеләр аңа кытлык кичерә. Бу витамин җитмәсә, кальцийның сеңүчәнлеге бозыла, нәтиҗәдә сөякләр ныклыгын югалта, ә алга таба остеопорозга – сөяк тукымасының минераль тыгызлыгы кимү белән характерлана торган авыруга китерә.

D витамины урафиолет тәэсирендә эшләп чыгарыла, шуңа күрә җәй көне аны кояшта озак була яки бу витамин булган төрле чыганаклар булганда тулыландырмаска мөмкин, дип хәбәр итте КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты Ольга Кравцова. Мәсәлән, ул аз гына микъдарда чикләвекләрдә, җиләк – җимешләрдә, яшелчәләрдә, бар. Ләкин  эксперт әйтүенчә, нигездә, бу витамин майлы продуктларда – йомырка сарысында һәм иттә бар. D витамины майда эрүчән, һәм ул балыкта күп, бигрәк тә диңгез балыгында  – кыргый лососьта, тунецта, макрельдә һ. б.

D витаминын кабул итүне һәм дозировканы табиб кына билгели ала.

“Көзге-кышкы чорда бу витаминга кытлыкны тулыландырырга кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы халкында аның дәрәҗәсе кимү тенденциясе күзәтелә. Моның нәрсә белән бәйле булырга мөмкинлеген әлегә әйтүе кыен. Дефицит та, D витамины буенча гипервитаминоз да җитди нәтиҗәләргә китерә. Әгәр артыклык турында сөйләсәк, ул токсик тәэсиргә ия булырга, аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин. Һәм күптән дәлилләнгән факт: җитешсезлек балаларда сөяк тукымасыннан башлап төрле патологияләргә китерергә мөмкин, чөнки ул сөякләрнең нормаль структурасы барлыкка килү һәм үсеш процессында катнашучы витаминнарның берсе», – ди галим.

Озак вакыт D витамины балаларга гына кирәк дип саналган, чөнки аның җитмәве рахитка һәм рахитка охшаш халәтләргә китерә. Әмма вакытлар узу белән аның иммунитетны саклауда, күп кенә авыруларны, шул исәптән яман шешләрне профилактикалауда һәм дәвалауда мөһим роль уйнавы ачыкланды. Бүгенге көндә «кояш» витаминының максаты вирусларны һәм бактерияләрне эзләү һәм юк итү булган үтерүче саклагыч күзәнәкләрне (NK-күзәнәкләрне) активлаштыруда роле исбатланган.

“Кышкы чорда сезонга 2 тапкыр булса да организмда витамин дәрәҗәсен тикшерергә һәм, әгәр кытлык булса, аны һичшиксез тулыландырырга кирәк. Кышкы чорда педиатрлар балаларга D витаминын эчәргә киңәш итә, чөнки ул иммун системасы стимуляторы да булып тора. Ул вируслы авырулардан саклый дип уйланыла, шуңа күрә коронавирус пандемиясе вакытында антибиотиклар һәм вируска каршы чаралар белән бергә D витаминын билгеләделәр, – диде О.Кравцова. – Кәеф яхшы, ә витамин дәрәҗәсе норма чикләрендә булса, аны өстәмә кертүнең кирәге юк.”

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий