КФУ галиме covid-19ның яңа штаммы турында: “Вирус эволюциясе дәвам итә”

Павел Зеленихин Stratus штаммы китереп чыгарган авыруның ничек узуын аңлатты.

Россиядә XFG (Stratus) коронавирус инфекциясенең яңа штаммы теркәлгән. Ул нәрсәсе белән куркыныч һәм үзеңне бу авырудан ничек сакларга икәнлеген Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин сөйләде.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта РФдә XFG йоктыруның 114 очрагы ачыкланган. Авыру очракларының иң зур өлеше Мәскәүгә туры килә – 54 процент. Ведомство башка төбәкләрдән үрнәкләр сайлап алган инде. “Ноленче пациент” быелның апрель ахырында табылган. Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, җәмәгать сәламәтлеге өчен агымдагы куркыныч түбән дәрәҗәдә дип бәяләнә.

“Вирусның әлеге варианты “Омикрон”ның элеккеге ике версиясенең генетик материалын рекомбинацияләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән (SARS-CoV-2 вирусы штаммы-искәрмә. ред.) һәм аларның токымы булып тора. XFGның популяциядә таралуы аның алдагы версияләргә карата эшләнгән иммунитеттан яхшы качуы белән бәйле, шуңа күрә күптән түгел коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләргә дә йогарга мөмкин, – дип хәбәр итә Павел Зеленихин. – Тулаем алганда, Stratus “Омикрон”ның токымы буларак, йогышлыларның күбесе аны җиңел формада үткәрәчәк”.

XFG симптоматикасы ОРВИ өчен хас һәм, эксперт әйтүенчә, алдагы штаммнар белән җитәрлек дәрәҗәдә ачык аермаларга ия түгел, шуңа күрә инфекцияне «Омикрон»ның нәкъ менә нинди варианты, гомумән SARS-CoV-2 яки коронавирусның башка төре китереп чыгарганмы икәнен төгәл билгеләү мөмкин түгел. Биолог сөйләгәнчә, кайбер чыганаклар нигезендә симптомнарның берсе – тавышның карлыгуы, әмма ул барлык авыручыларда да очрамый.

«Өйдә дәвалану өчен яраклы дип дәлилләнгән һәм вируска каршы нәтиҗәле препаратлар юк, бөтен терапия элеккечә симптоматик», – диде П.Зеленихин.

Коронавирус, аның Stratus яңа вариантын да кертеп, йогышы югары булганда, авыру кабынышлары инде ачык чагылган сезонлы характерга ия түгел, аны елның теләсә кайсы вакытында йоктырырга мөмкин.

«Өлкән яшьтәге, хроник авырулары булган кешеләр һәм башкалар кергән куркыныч төркемнәрендә COVID-19 элеккечә уртача-авыр һәм авыр уза, күп санлы өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле. Шуңа күрә, әгәр ОРВИ симптомнарын, хәтта әһәмиятсезләрен дә сизсәгез, инфекция җитди куркыныч тудырырга мөмкин булган затлар белән элемтәдән тыелырга кирәк»,-дип кисәтте КФУ доценты.

П.Зеленихин билгеләп үткәнчә, SARS-CoV-2 инфекциясе ышанычлы рәвештә ОРВИ структурасында урын алган һәм кешенең коронавирус инфекцияләре арасында җиденче урында.

“Вирус эволюциясе дәвам итә, котылгысыз рәвештә яңа вариантлар барлыкка киләчәк. Югары йогышлылык, түбән патогенлык һәм киң таралу бу процессны шактый тиз итә”, – дип нәтиҗә ясады галим.

Элегрәк КФУда «зуд купальщика» турында сөйләделәр.

КФУ матбугат хезмәте материалларны күчереп бастырганда мәгълүмат чыганагын күрсәтүне сорый.

Автор: Алиса Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Черкасова