КФУ галиме чыпчыклар мониторингы нәтиҗәләрен аңлатты

Кыр чыпчыклары сан буенча йортныкыннан күбрәк.

Татарстанда чыпчыкларга еллык Бөтенроссия мониторингы тәмамланды. Быелгы җанисәп нәтиҗәләре буенча республикада 6000гә якын кыр чыпчыгы һәм 500гә якын йорт чыпчыгы теркәлгән. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов мониторинг нәтиҗәләрен шәрехләде һәм аларны узган еллар нәтиҗәләре белән чагыштырды.

Галим әйтүенчә, төп исәпләүләр шәһәрләр территориясендә үткәрелә, чөнки кошларның иң күп концентрациясе нәкъ менә шунда тупланган.

«Быел тикшеренүне араларында КФУ галимнәре дә булган профессиональ орнитологлар гына түгел, ә һәвәскәр студентлар һәм мәктәп укучылары да үткәрде», – дип аңлатты Илгизәр Рәхимов.

Әлеге мониторингның төп бурычы чыпчыкларның төрен һәм аларның яшәү урыннарының нисбәтен ачыклау иде. Кыр чыпчыгының өстенлеге ачыкланган – якынча 6000 кош. Йорт чыпчыгының саны күпкә кимрәк булып чыкты – 500 баш тирәсе.

“Әмма шундый зур аерма булуга карамастан, алдагы еллар белән чагыштырганда йорт чыпчыгы популяциясе, киресенчә, арткан дип әйтергә була. Моннан биш ел элек кенә бу төрнең затлары берән-сәрән генә очраган. Шуңа күрә билгеләп үтү мөһим, акрынлап йорт чыпчыгы үз популяциясен торгыза”, – диде эксперт.

Моннан тыш, биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире санау процессының ничек баруы турында сөйләде.

“Мониторингта катнашучылар һичшиксез үз маршрутларын теркәргә тиеш. Тикшеренүләр вакытында юлда очраган барлык кошларны да язып алырга кирәк. Билгеле бер араны узгач, учетчик әлеге территориядә теге яки бу төрдәге ничә чыпчык очраганын белә. Ләкин бу саннар ахыргы саннар түгел, күрсәткеч шактый чагыштырмача. Төгәлрәк нәтиҗәләр өчен мониторинг киләсе елларда да дәвам итәчәк”, – дип ассызыклады Рәхимов.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алисә Гайнетдинова