Вирус йогышлы черки тешләве аша йога.
Кытайда чикунгунья бизгәге – кан эчә торган бөҗәкләр аша тарала торган вируслы авыру көчәя. Беренче симптомнар гадәттә тешләгәннән соң 3-7 көн узгач барлыкка килә. Авыру кинәт көчле температурадан башлана, аңа башның һәм мускулларның көчле авыртуы, хәлсезлек, тәндә тимгелләр барлыкка килү хас. Казан федераль университеты галиме бу инфекцияне профилактикалау, аның хәвефе, шулай ук авырулар булган районнарда вируска ничек каршы тору турында сөйләде.
“Чикунгунья бизгәге – вируслы авыру. Ул кешегә билгеле бер Черки төрләре – Aedes aegypti һәм Aedes albopictus тешләве аша күчә ала. Бу бөҗәкләр кич белән генә түгел, көндез дә актив һәм денге бизгәге һәм Зика вирусы кебек инфекцияләрне дә йоктыра алалар. Вирус кешедән-кешегә турыдан – туры күчми, ул нәкъ менә зарарланган черки тешләве аша тарала»,-ди КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, ИФМиБ генетика кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре Альберт Ризванов.
Эксперт чикунгунья бизгәге симптомнары турында сөйләде. Беренче билгеләр гадәттә кан сугучы тешләгәннән соң 3-7 көн узгач күренә башлый.
“Авыру кинәт югары температурадан башлана, баш һәм мускуллар авыртуы, тимгелләр барлыкка килү һәм гомуми хәлсезлек белән бергә бара. Беренче карашка ул грипп яки денге бизгәгенә охшаган, әмма бер үзенчәлекле аермасы бар – буыннар бик авырта, ул атналар, ә кайчак айлар буе сакланырга мөмкин, – дип хәбәр итте А.Ризванов. – Үлем очраклары сирәк, әмма авыруның кискен барышы өлкәннәрдә, балаларда һәм хроник авырулы кешеләрдә ешрак була».
Узган атнада Гуандун провинциясендә (КХР) бизгәк белән авыруның 1,3 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән.
“Хәзерге Кытайдагы кебек авыру көчәю районнарында төп бурыч – вирусны тапшыру чылбырын өзү. Моның өчен аларның үрчү урыннарын юк итәләр – мичкәләрдә, канауларда, коеларда торган суны бетерәләр, территорияләрне инсектицидлар белән эшкәртәләр, шулай ук халыкка мәгълүмат бирәләр, москит челтәрләре урнаштыралар һәм санитар рейдлар үткәрәләр», – диде ИФМиБ профессоры.
Моннан тыш, Кытайда биологик метод та кулланалар – «Фил комары» (Toxorhynchites) личинкаларын чыгаралар. Бөҗәкләр кешеләрне тешләми, ә личинка стадиясендә куркыныч төрләрнең личинкаларын ашый. Альберт Ризванов сүзләренчә, мондый алымны Азиядә, Кариб утрауларында һәм АКШТА уңышлы кулланганнар.
“Бу ысул экологик яктан чиста, ләкин даими куллануны таләп итә, чөнки вакыт узу белән популяция ясалма ярдәмсез кими. Ысул барыннан да яхшырак башка чаралар белән бергә эшли, таратучылар санын сизелерлек киметергә һәм инфекция таралуны акрынайтырга ярдәм итә», – дип саный КФУның «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире.
Россиядә чиктә үткәрү пунктларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан «Периметр» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кулланыла, ул йогышлы авыру билгеләре булган гражданнарны ачыкларга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясендә оператив ачыклау өчен үзебезнең тест-системалар бар. Шулай ук илдә чикунгунья бизгәген таратучы черки циркуляциясенең даими мониторингы үткәрелә. Aedes aegypti һәм Aedes albopictus ның теркәлә торган саны һәм аларның инфекцияле булмавы турындагы мәгълүматлар бүгенге көндә эпидемия куркынычы булмавын күрсәтә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Россия территориясендә, ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта чикунгунья бизгәгенең читтән кертелгән очраклары теркәлмәгән, әмма андый куркыныч бар.
Үзеңне инфекциядән саклау өчен, профессор җиңел, ләкин ябык кием кияргә, репеллентларны тиренең ачык урыннарында, бигрәк тә көндез кулланырга киңәш итә. Йогышлы черкиләрдән саклану өчен тәрәзәләргә һәм ишекләргә москит челтәрләрен урнаштырырга, йортлар янында һәм ишегалларында су торгынлыгына юл куймаска, су җыела торган савытларны җыярга, шулай ук бинаның чисталыгын күзәтергә кирәк.
«Татарстан һәм күрше төбәкләр өчен төп бурыч – профилактика: черкиләр популяциясен контрольдә тоту, территорияләрне санитар эшкәртү, халыкка мәгълүмат бирү һәм медицина хезмәтләренең авыру көчәйгән илдән кайткан сәяхәтчеләрдә мөмкин булган очракларны диагностикалауга әзерлеге», – дип нәтиҗә ясады ТР Фәннәр Академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре.
Элегрәк галим маймыл чәчәк авыруы, Көнбатыш Нил бизгәге һәм Марбург вирусы көчәюен шәрехләгән иде.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Черкасова