Астрономия кафедрасы профессоры Метеор ташкыны – Июнь Боотидлары ничек барлыкка килүен аңлатты.
27 июньнән 28 июньгә каршы төндә Июнь Боотидлары дип аталган йолдызлар атылуның иң югары ноктасы күзәтеләчәк. Бу Метеор ташкынының ничек барлыкка килүе һәм атылып төшүче йолдызларны кайда күзәтү яхшырак булуы турында Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев сөйләде.
“Метеор ташкыннары кометалар яки астероидлар кояш Градиенты тәэсирендә таркалганда, ягъни вак кисәкчекләргә әверелгәндә барлыкка килә. Бу тузан планетабыз орбитасында туплана башлый. Җир ел саен бу тузан болытларына килеп керә, бу исә метеор ташкыннарын китереп чыгара”, – дип билгеләп үтте профессор.
Июнь Боотидлары – 0,3 грамм авырлыктагы вак кисәкчекләр, алар Җир атмосферасына очып керәләр һәм 80 километр биеклектә янып, шул ук вакытта атмосфераны ионлаштыралар. Нәкъ менә шушы якты һаваны без йолдызлар атылу дип атыйбыз да. Июнь Боотидлары Кояш тирәли хәрәкәт иткәндә тузан болыты калдыра торган 7Р/Понс-Виннеке кометасының таркалуы аркасында килеп чыккан дип санала.
“Бу агым башкалардан ел саен үзгәреп торган интенсивлыгы белән аерыла. Ул әле арта, әле кими. Бу, күрәсең, кисәкчекләрнең болытта күчеп йөрүләре (аларның тыгызлыгы төрле кыйммәтләргә ия) белән аңлатыла. Быел нинди интенсивлык булачагын алдан әйтү шактый кыен”, – диде Юрий Нефедьев.
Галим әйтүенчә, ташкынның иң югары ноктасы 27 июньгә туры киләчәк, ләкин йолдызлар атылуны бүген үк күзәтергә мөмкин. Моны шәһәрдән читтә, төнге 23.00 тән 3.00 сәгатькә кадәр иң караңгы урыннарда эшләү яхшырак. Бу күренешкә махсус приборлар кулланмыйча үз күзләрең белән карап тору яхшырак, чөнки, профессор аңлатканча, кисәкчекләр күк йөзе сферасының төрле өлешләренә килеп керә, ә бинокльгә карасаң, йолдызлар атылуның бер өлешен генә тоеп була.
Автор: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Мәскәү планетарие