КФУ физигы ни өчен суыкта аккумуляторлар тиз утыра икәнен аңлатты

Рушана Еремина эксперт фикере белән  уртаклашты.

Салкыннар килү белән, безнең күбебез смартфон һәм автомобиль аккумуляторлары утыру проблемасы белән очраша. Сәбәпләрне ачыкларга Казан федераль университетының Физика институты эксперты ярдәм итте.

Проблеманы чишү юлларын табарга Физика институтының гомуми физика кафедрасы профессоры Рушана Еремина булышты.

“Аккумулятор уңай һәм тискәре корылган, ячейкалары актив масса белән тулган челтәр рәвешендә чиратлашып урнашкан электрод-пластиннардан тора. Ике пластина да электролитка – сыек яки гелеологик формадагы сульфат кислотасы эремәсенә тыгылган”, – дип аңлата физик.

АКБ (аккумулятор батареясы) эше, аның сүзләренчә, икеле сульфатация принцибына нигезләнгән. Электролит белән тәэсир итешеп аккумулятор утырганда пластиналарда актив матдә кургаш сульфатына әверелә, ә заряд вакытында кире процесс бара.

“Теләсә нинди химик реакциядәге сыман, нәтиҗә күп яктан әйләнә-тирәдәге температурага бәйле. 15 градустан түбәнрәк шактый салкын булганда, батарея сыешлыгының икеләтә кимүе күзәтелә. Бу суыкта аның тыгызлыгы арту аркасында электролитның үзлелеге арту белән бәйле. Тыгыз электролит аша электродлар арасында алмашу өчен ионнарга эләгү күпкә катлаулырак “, – дип сөйли эксперт.

Моннан тыш, кисәкчекләрне тарату белән бәйле химик реакция тизлеге дә акрыная, ягъни электр тогы юк.

Электролитының үзлелеге үсүдән тыш, электродларда физик-химик процессларның акрынаюы да күзәтелә – салкын электродлар реакциядә актив катнашмый һәм зур кыенлык белән генә ирекле электроннарны бирә яки кабул итә.

Автомобиль кабынмый торган ситуациядән качу өчен, Р.Еремина АКБ хезмәт күрсәтү буенча традицион эшләрне үз вакытында үткәрергә һәм аны файдалануның берничә кагыйдәсенә таянып эш итәргә киңәш итә:

“Утырган аккумуляторны озак вакытка калдырмагыз; идеалда – беренче мөмкинлек булганда ук АКБны тутырып куегыз. Бигрәк тә кыш көне, “такси режимында” – еш тукталышлар белән кыска арага йөрүдән качыгыз. Кирәкмәгән җайланмалардан – пыяла җылыткычыннан, вентилятор һ.б. кулланудан тыелыгыз. Электролит дәрәҗәсен күзәтегез һәм дистилляцияләнгән суны үз вакытында өстәгез”, – дип киңәш итә физик.

Профессор әйтүенчә, заманча смартфоннарның күпчелеген эксплуатацияләүнең температура диапазоны 0 дән 35 градуска кадәр. Температура тискәре күрсәткечләргә кадәр кимегәндә аккумуляторда литий ионнары акрынрак хәрәкәт итә башлый, бу батареягә йөкләнеш артуга һәм аның тизрәк утыруына китерә.

“Мәсәлән, ноль градуста смартфон 10 процентка , ә минус 15 булса – инде 50-60 процентка тизрәк утыра, бу аны кирәксез бер нәрсә итә”, – ди спикер.

Суыкта гаджет эшләсен өчен экспертның төп тәкъдиме – аны кесәдән мөмкин кадәр сирәгрәк алырга. Смартфон җылыны яхшырак сакласын өчен пластиктан яки силиконнан махсус чехол кидертү яки яулыкка, бияләйгә төрү мәслихәт.

“Әгәр сезгә тиз арада хәбәр җибәрергә яки шалтыратырга кирәк икән – борчылмагыз, 5-10 минут эчендә берни дә булмаячак. Мондый кыска вакыт эчендә батарея бик суынырга өлгерми, һәм телефонның сүнү ихтималы зур түгел. Аннары аны куртка яки пальтоның эчке кесәсенә салыгыз”, – дип киңәш итә Еремина.

Әгәр мобиль җайланма шулай да урамда сүнсә, җылы бинага кергәч, аны дөрес итеп кабызу мөһим. Физик, фатирның бусагасын атлап кергәч тә кабызырга ярамый, дип кисәтә, чөнки температураның кискен үзгәрешләре телефон корпусында конденсат барлыкка килүгә этәрә. Мондый гамәлләрдән соң, профессор билгеләп үткәнчә, сервис үзәгенә барудан качып булмаячак.

“Мин үзем кибеткә яки башка җылы бинага керергә тырышам һәм телефоннан хәбәрләр җибәрәм, – дип шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты Р.Еремина. – Кышын, рульдә барганда, машина аккумуляторын тутыру өчен светофорлар һәм бөкеләр азрак булган юлны сайлыйм”.

Элегрәк Казан университеты метеорологлары яз алдыннан һава температурасының кискен түбәнәюенә нәрсә сәбәп булганлыгы турында сөйләделәр.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий