Николай Шулаев фаразлавынча, бөҗәкләрнең зур активлыгы киләсе атнада, бәйрәм яллары чорында көтелә.
Соңгы көннәрдә Казанда май коңгызлары (лат. Melolontha) бик күп күренә башлады. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев әлеге күренешкә аңлатма бирде.
Белгеч әйтүенчә, моның сәбәбе – Татарстан халкы быел күзәткән иртә аномаль җылыну.
“Гадәттә май коңгызлары бездә апрель азагында яки май башында барлыкка килә, май уртасында аларның саны арта, аннары кими, ягъни алар, үрчүдән соң, табигый юл белән һәлак була. Июнь башына инде алар юк. Без аларны язын очратабыз. Яз иртә килгәнгә, беренче коңгызлар апрель уртасында барлыкка килде “, – ди Николай Шулаев.
Тышка чыгар алдыннан личинка өч ел туфракта үсә, шуңа күрә уңай шартлар бөҗәк үсешенең бөтен чоры дәвамында үтәлергә тиеш.
Яз экваторында үсемлекләрнең вегетация чоры башланды, һәм бу коңгызның уянуына турыдан-туры йогынты ясады, чөнки ул яшь бәбәкләр белән туклана, дип саный Казан университеты энтомологы. Бөҗәк активлыгының иң югары ноктасы киләсе атнада, бәйрәм ялларына туры киләчәк, ә май урталарында Татарстан башкаласында коңгызларны сирәк очратырга мөмкин булачак яки алар юкка чыгачак, дип фаразлады доцент.
Инде хәзер үк тротуарларда май коңгызлары калдыклары күзәтелә, аларның тормыш циклы бер айдан да артык түгел.
Н. Шулаев әйтүенчә, май коңгызы кеше өчен зарарсыз.
“Ул агулы түгел, тешләми. Әйе, алар эре һәм бу куркытырга мөмкин, ләкин бөтенләй зарарсыз. Май коңгызлары – авыл һәм урман хуҗалыклары өчен корткычлар. Личинка, нигездә, барлык үсемлекләрнең тамырлары белән туклана, фәнни итеп әйткәндә, ул полифаг, ягъни киң туклану спектрына ия. Бу үлән, агач һәм культуралы үсемлекләр дә. Личинка җир җиләге, кыяк һ. б. белән туклана ала. Хәзер менә барлыкка килгән яшь коңгызлар каен, имән, юкә, өрәңге яфраклары белән туклана, ләкин алар барыннан да бигрәк имән һәм каенны яраталар. Алмагачның яшь яфраклары белән дә туклана алалар. Личинкалар да зыян сала, тик урман һәм парк зоналары утыртмаларының тамыр системасына гына”, – дип сөйли КФУ эксперты.
Бөҗәкләрнең кисәк артып китүе әлегә Казан өчен генә хас. Н.Шулаев моны шәһәр мохитендә җылырак булуы белән аңлата. Шәһәр читендә бөреләр соңрак ачыла, димәк, коңгызлар да туфрактан тоткарлык белән чыга. Галим әйтүенчә, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында мондый күренешләр әлегә күзәтелмәгән.
Татарстанда яшәүче еланнар турында элегрәк Э.А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм гербариеның музей әйберләрен төп саклаучы Илдар Хәйретдинов сөйләгән иде.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Василий Федосенко, Reuters