КФУ Эквадорда югары уку йортына кадәр әзерлекнең яңа уртак программасын башлап җибәрә

Ул Казан университетын һәм Russian University үзәген берләштерәчәк.

Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев Эквадор Республикасына эш визиты белән килде. Аның кысаларында Кито шәһәрендә КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультетының уртак программасын ачу тантанасы булды.

Т.Алишев әйтүенчә, бүген югары уку йорты Латин Америкасы илләре белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә. Төп максат – Эквадордан коммерция нигезендә дә, РФ Хөкүмәте квотасы буенча да килүче студентлар санын арттыру.

“Әзерлек факультетын ачу дөньяның башка илләрендә, шул исәптән Кытай һәм Иранда инде эшләтеп җибәрелгән программаларның яхшы практикасын дәвам иткән мөһим казаныш булып тора. Шуңа бәйле рәвештә хәзер беренче чираттагы бурыч – рус теленнән әзерлекнең югары сыйфатын тәэмин итү. Бу юнәлештә эзлекле хәрәкәт университет студентлары даирәсендә Эквадор вәкиллеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ата-аналарның Россиядә балаларын укыту белән кызыксынуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Безнең бурыч – рус теленнән әзерлекнең сыйфатын тәэмин итү, ел ярымлык программаларны гамәлгә ашыру», – диде КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Телгә өйрәтү ике этаптан торачак. Беренче семестр Эквадор территориясендә узачак, студентлар Казан университеты тарафыннан эшләнгән методика һәм уку материаллары буенча, шулай ук укытучылар белән дистанцион рәвештә рус телен үзләштерәчәкләр. Икенче семестрда студентлар укуларын рус телле академик һәм социаль мохиттә дәвам итү өчен Казанга киләчәк.

Программа кысаларында шулай ук Россия Федерациясенең Эквадор Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Спринчан белән очрашу уздырылды.

“Хәзерге вакытта Россия Эквадор продукциясен, күбесенчә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләме буенча Эквадорның икенче экспорт партнеры булып тора. Бу республика гражданнарын әзерләү Россия‑Эквадор бизнес‑сегментына кадрлар агымы, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өлешендә уңай чагылыш табачак. Моңа бәйле рәвештә Россия Федерациясенең Эквадордагы Илчелеге безнең мәгариф проектларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер”, – дип йомгаклады проректор.

Хәзерге вакытта челтәр программасында Эквадорның 20 гражданы белем ала. 2025/2026 уку елында чит ил укучылары өчен әзерлек факультетында – Латин Америкасының 120 дән артык гражданы укый.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Рәүф Сабиров, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Hector Cedeno Tramonto