Июньдә температура күрсәткечләре норма чикләрендә булыр дип фаразлана.
Казанга күптән көтелгән җәй килде – календарь җәй климат белән туры килде. Якын көннәрдә шәһәр халкын һәм башкала кунакларын нинди һава торышы көтүе турында Казан федераль университеты медиакоммуникацияләр үзәгенә Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
Юрий Переведенцев әйтүенчә, җәй 30 майда ук килгән – уртача тәүлек температурасы бу көнне 15 градустан бик күпкә югары күтәрелә.
Җомга көнне, 3 июньдә, көндез +26 градус, төнлә +16 градус, болытлы булачак, яңгыр көтелә.
«Апрель һәм май айларында явым-төшем нормасы арттырып үтәлде. Туфракның дым белән тәэмин ителеше яхшы», – дип саный профессор.
Температура күрсәткечләренә килгәндә, якындагы атнага ул климат нормасы дәрәҗәсендә сакланачак. Июнь аеның уртача тәүлек күрсәткечләре – +18 градус.
“Бүген без антициклон йогынтысында. Җомга көнне кич белән аны безнең янга көнбатыштан килә торган циклон алмаштырачак. Циклон барлыкка килү фронталь бүлекләрнең активлашуына бәйле. 10 мм га кадәр явым-төшемнәр фаразлана. Явым-төшем күләме нормасы июньдә – 63 мм. Җәйге явым-төшемнәр вакыт һәм территорияләр буенча тигез түгел, хәтта Казан шәһәре чикләрендә дә, кыска вакытлы характерда», – диде Ю.Переведенцев.
Ялларда, Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, болытлы һава көтелә. Шимбә көнне, 4 июньдә, бераз яңгыр булыр дип фаразлана: көндез – +24 градус, төнлә – +13 градус. Якшәмбе, 5 июньдә, көндез – +22 градус, төнлә +13 градус булыр дип фаразлана.
Автор: Руфина Гималетдинова, фото: Максим Зарецкий