Бүген Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуы дөресме? Күңел халәте уңышка һәм озак яшәүгә ничек йогынты ясый? Шомланудан антистресс-уенчыклар коткарачакмы? Психик сәламәтлек рецепты белән Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психологиясе кафедрасы доценты Анна Лаврентьева уртаклашты.
Авырулар еш кына психик киеренкелек сәбәпле килеп чыга, һәм киресенчә, оптимизм кебек психик факторлар кешенең соматик өлкәсенә йогынты ясый.
“Күпләр уйлаганча, оптимист булу – ул дөньяг алсу күзлек аша карау түгел, ә вәзгыятьне яхшырту өчен көч кеу. Оптимистлар физик яктан яхшы сәламәт, нәтиҗәле эш, үз-үзеңне нык контрольдә тоту белән аерылып тора, – диде психолог Анна Лаврентьева. – Авыру белән эмоциональ реакция үзенчәлекләре бәйле булырга мөмкин. Үз хис-кичерешләрен аңларга һәм атарга кыен кешеләр бар. Бу күренеш алекситимия дип атала. Ул неврологик үзенчәлекләр, стресслар яки тәрбия шартлары нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Алекситимия – психосоматик авыруларның еш иярчене. Үзеңне яхшырак аңлау өчен тән практикалары, биюләр белән шөгыльләнергә, хис-кичерешләр турында белемнәрне киңәйтергә кирәк “.
Борчылу, ачу яки башка тискәре хис-кичерешләр кичерү начар дип уйлау дөрес түгел.
“Һәр хис-кичереш ниндидер бурычларны үтәү өчен эволюцион рәвештә ныгыды һәм кешенең җайлашуына ярдәм итте. Мәсәлән, ачуда максатларга ирешү өчен кулланырга мөмкин булган энергия күп”, – ди КФУ эксперты.
Моннан тыш, психик сәламәтлек һөнәри уңыш һәм озын гомер нигезе булып тора. Лаврентьева әйтүенчә, ул тормышны яхшы яктан кабул итүне, югары хезмәткә сәләтлелекне, кешенең социаль активлыгын, тормыш һәм эш белән канәгатьлеген күздә тота. Сәламәтлек – ул актив тормышның максималь дәвамлылыгы турында.
“Сәламәтлек кеше өчен кыйммәткә ия булырга тиеш. Психологик белемнәрне арттырырга, сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Сәламәтлекне бүгенге аңлау безне авырулар белән көрәшкә генә түгел, ә сәламәтлекне “арттырырга” юнәлдерә. Психик яктан сәламәт шәхес үзен дә, башкаларны да кабул итә, тормышта үз максатларын куя, үсә “, – дип саный психолог.
Психик сәламәтлек профилактикасы – үз тормышын контрольдә тоту, шулай ук кешенең стрессны ничек кичерүе. А. Лаврентьева әйтүенчә, дулкынлану һәм борчылу хисләре – шулай ук кулланырга мөмкин булган энергия.
“Шомлануның мәгънәсе бу кичерешләрне планлаштыруга күчерүдә. Мондый хәлләрдә берничә сорау бирергә була: нәрсә булырга мөмкин? Бу хәл булмасын өчен, мин нәрсә эшли алам? Бу вәзгыятьтә миңа нәрсә бәйле? Бу вәзгыять мине нәрсәгә өйрәтә? – дип киңәш итә КФУның клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты. – Әгәр дә шомлану узмаса һәм бәйләнчек фикерләр җибәрмәсә, “Стоп” техникасыннан файдаланырга мөмкин. Секундомерны 3 минутка куегыз һәм үз фикерләрегезне туплагыз, таймер сигналы яңгырау белән: “стоп” дип кычкырып әйтегез, күңелле образларга, нейтраль яки позитив фикерләргә, сулыш техникасына күчегез – үзең өчен ярдәм итә торган уңай фикерләр язарга мөмкин”.
Тискәре уйлардан качарга стресска каршы уенчыклар ярдәм итәчәк. Психолог билгеләп үткәнчә, киеренкелектән котылуны тән тәҗрибәләреннән башлау яхшырак.
“Дулкынлануны һәм борчылуны җиңү өчен техникалар һәм алымнар күп. Нәкъ менә сезгә туры килгән нәрсәне сынап карарга һәм табарга кирәк “, – дип йомгаклады Анна Лаврентьева.
Элегрәк КФУда бәхетсезлекне уңышка ирешмәгән кешеләр генә кичерә дигән мифны фаш иткәннәр иде.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова