Ноябрь явым-төшемнәргә бай өченче ай булып тора.
Якын арада Татарстанда һава торышын көньяк циклон билгелиячәк. Бу хакта Казан федераль университетының Медиакоммуникаөияләр үзәгенә Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.
Хәзерге вакытта һава торышы тулысынча төбәк климаты белән туры килә, ләкин ике атна элек кенә республика халкы аномаль җылы һава торышын күзәтте. Антидециклонның югары басымы нәтиҗәсендә, хәтта уңайлы температура шартларында да явым-төшем булмады, шуңа күрә тотрыклы кар катламы формалашмады.
«Якындагы тәүлектә безнең территория көньяк циклон йогынтысында булачак. Бу тирән циклон, ул безгә якын төндә үк явым-төшемнәр китерәчәк. Явым-төшем кар рәвешендә булачак, шуның нәтиҗәсендә кар капламы формалаша. Сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә явым-төшем көтәргә кирәк. Тулаем алганда 15 миллиметрга якын булачак», – диде Тимур Әүхәдиев.
Ноябрь өчен явым-төшемнәр нормасы инде үтәлгән, чөнки бүгенгә 42 миллиметрга якын кар яуган. Хәзерге вакытта агымдагы елның ноябрь ае артык явым-төшемнәр белән өченче ай булып тора. Норма 40-45 булганда узган ел 60 миллиметрдан артык явым-төшем яуды. Шулай итеп, татарстанлыларның Яңа елны карсыз каршы алу куркынычы нигезсез.
Шулай ук, Т.Әүхәдиев әйтүенчә, якындагы тәүлектә атмосфера басымының нык үзгәрүе көтелә.
“Басым якынча 15 миллиметрга төшә – бу бик зур сан. Метеобәйле кешеләр терекөмеш баганасының күрсәткече биш миллиметрга үзгәргәндә үк тискәре күренешләрне тоя”, – диде метеоролог.
Якындагы ике-өч көндә һава торышы тотрыклана һәм, төньяк агымнарына карамастан, тиешле климатта булачак. Шулай да 2023 елның ноябре тарихка аномаль җылы ай буларак кереп калачак. Татарстанлыларга минус 10 градуска кадәр салкыннарны атна ахырына көтәргә кирәк.
Автор: Әминә Морат, фото: Максим Зарецкий