Бу уңайсыз метеорология шартлары аркасында атмосферадагы кушылмалар тиешле рәвештә таркала алмау ситуациясе.
Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев уңайсыз метеошартлар аркасында февраль башында Красноярск краеның һәм Хакасия Республикасының алты торак пунктында урнашкан “кара күк” режимын игълан итү сәбәпләрен аңлатты.
“Кара күк” вакыт-вакыт Красноярскта һәм крайның башка шәһәрләрендә игълан итә. Бу начар метеошартлар режимы атамасы, атмосферадагы зарарлы катнашмаларны таркату кыенлашу аркасында барлыкка килгән күренешләргә карата кертелә.
“Хәзерге вакытта Себердә “кара күк” режимы игълан ителде. Бу атмосферадагы уңайсыз метеорология шартлары аркасында кушылмалар тиешле рәвештә тарала алмау ситуациясе. Мондый вәзгыять ел саен Красноярскта күзәтелә, һәм ул стационар антициклон белән генә түгел, аэрографик яктан бу шәһәр котлованда, бик үк файдалы урнашмавы белән дә бәйле, бу җил агымнарына комачаулый. Соңгылары, үз чиратында, көчле җил барлыкка китерә һәм кушылмаларны алып китә”, – дип аңлатты КФУ доценты.
Себер территориясе кышкы вакытта интенсив суына. Нәтиҗәдә, кыш буе диярлек күзәтелә торган сезонлы антициклон формалаша. Һава торышының антициклональ характеры шартларында атмосферада түбән агымнар күзәтелә, чөнки һава массасының артыгы Себер төбәгендә бөтен кышка кала. Үз чиратында, предприятиеләрдән, автомобильләрдән чыккан газлар атмосфера катлавы чигеннән чыга алмый, атмосфераның үтә күренмәлеге үзгәрә. Нәкъ менә шуңа күрә мондый режим “кара күк” режимы дип атала, дип аңлатты ул.
“Кара күк” режимын игълан иткәндә, халыкның сулыш юллары авырулары куркынычы арта.
“Кара күк” белән көрәш ысуллары турында сөйләгәндә, Т.Әүхәдиев кайбер очракларда табигать белән көрәшү мөмкин түгел, дип саный.
“Глобаль мәгънәдә бу стихия белән көрәшергә ярамый торган очрак, бу төбәктә антициклон барлыкка килүгә юл куймау яки җимерү мөмкин түгел. Әмма нәтиҗәләрне минимальләштерергә тырышырга мөмкин. Мәсәлән, сәнәгать предприятиеләренә уңайсыз метеорологик күренешләр комплексы булган очракта атмосферага газларны ташлауны киметергә тәкъдим ителә”, – диде ул.
Енисейның «кара күккә» керткән өлеше турында сөйләгәндә, КФУ доценты билгеләп үткәнчә, сулыкның климатка йогынтысы, тулаем алганда, кышкы чорда да күзәтелә.
“Кышын, әгәр елга туңмаса, бу һаваның дымлылыгы артуга китерә. Әмма, әлбәттә, зарарлы матдәләрне таркатуга комачаулый торган шартлар формалашмый. Әмма һава дымлы була, һәм һава торышы температурасы түбән булганда, чынбарлыктагыга караганда да салкынрак сизелә “, – диде ул.
Т.Әүхәдиев “кара күк” – даими булмаган күренешләр, дип ассызыклады.
“Антициклон циклонга алмашканда күренеш узачак. Яз җитүгә, материк өслеге җылыну белән әлеге антициклон үз урынын башка барик ясалмаларга бирәчәк. Антициклон үз территориясенә башка һава агымнарын кертмәс өчен ел саен бик көчле үсеш кичерми. Узган елда Азия антициклоны тиешле рәвештә үсмәде һәм мондый зур территориягә йогынты ясамады”, – дип йомгаклады ул.
Автор: Кристина Иванова, фото: Максим Зарецкий