Киң таралган социаль күренеш җитди стресска, эш сыйфатының кимүенә һәм сәламәтлекнең начараюына китерергә мөмкин.
Прокрастинация – үз вакытың белән дөрес эш итә белмәү: күнеккән биш минут урынына без берәр сәгать, хәтта күбрәк тә вакыт сарыф итәбез. Дедлайннар “яна” һәм эш иң соңгы моментка кадәр сузыла. Чыннан да, безне мөһим эшләрдән нәрсә читкә этәрә һәм без ялкаулык дип санарга күнеккән нәрсә белән ничек көрәшергә? Казан федераль университеты эксперты белән бергә тикшерәбез.
КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының (ИСФНиМК) политология кафедрасы доценты Ольга Кукушкина сөйләгәнчә, прокрастинация дип, тискәре нәтиҗәләргә китерүгә карамастан, бурычларны соңрак вакытка кичектерүдән гыйбарәт булган психологик феноменны атыйлар. Бу күренешне имтихан чоры башланганчы предметларны өйрәнүне кичектерүче студентлар арасында күзәтергә мөмкин. Үз эшләрен вакытында үтәмәгән өлкәннәр дә бу проблема белән очраша.
Прокрастинация күп сәбәпләр аркасында туарга мөмкин, һәм еш кына аның үсешен берьюлы берничә фактор билгели.
“Прокрастинациянең иң киң таралган сәбәпләренең берсе – ул эшләрне үти алмаудан яки көтелгән уңыш дәрәҗәсенә ирешә алмаудан курку. Тискәре бәя алудан курку эшләрне үтәүдән читләшүгә китерергә мөмкин. Эшне башкару һәм шәхси максатларга ирешү арасында ачык бәйләнеш булмау шулай ук мотивацияне киметә. Идеалга омтылыш – перфекционизм – еш кына “парализлый” торган басым тудырырга мөмкин, – дип эксперт мөмкин булган факторларны санап үтте. – Әгәр сроклар төгәл билгеләнмәгән булса, бу эшне башкару өчен җитәрлек вакыт бар дигән хис тудырырга мөмкин. Еш кына безгә вакыт күп булган саен эш бик ашыгыч кебек тоелмый. Моннан тыш, прокрастинация энергия җитмәү, физик һәм эмоциональ ару аркасында да булырга мөмкин. Бу вакытта эшне башкару авыр һәм хәтта күңелсез була. Һәм бу очракта кешеләр ял итәргә яки җиңелрәк бурычларны үтәүгә күчәргә тырыша”.
О.Кукушкина эшләрне кичектерү сәбәпләренә, оешканлык җитмәү, эмоциональ проблемалар – стресс, борчылу, депрессия, шулай ук кайбер игътибарны читкә юнәлтүче факторлар, мәсәлән, концентрация һәм игътибарны киметүгә йогынты ясый торган шау-шу һәм социаль челтәрләрне кертә.
Прокрастинацияне ялкаулык белән бутау дөрес түгел, диде доцент. Аның фикеренчә, ике төшенчә дә мәгънәсе буенча охшаш, ләкин тәңгәл түгел, һәм төп аерма эшсезлек сәбәпләрендә яшеренә.
“Ялкаулык – ул апатия, тырышлык, гомумән, хәрәкәт итәргә теләмәү белән характерлана торган халәт. Бу пассив халәт, анда кеше бернәрсә дә эшләргә теләми. Ялкауның сәбәбе еш кына энергиянең түбән дәрәҗәсендә, мотивация яки өметсезлек тойгысында яшеренгән. Кеше көчле гаеп яки борчылу хисен тоймыйча бары тик диванда гына ятарга мөмкин. Прокрастинация исә – эшләрне үтәү теләгенә һәм мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне аңлауга карамастан, мөһим эшләрне кичектерү. Ул гаеп, борчылу һәм стресс хисе белән бергә үрелеп бара торган актив эшчәнлекне булдырмау. Кеше үзенә нәрсә эшләргә кирәклеген белә, эшләргә тели, ләкин эшләми. Берни дә эшләргә кирәк булмаса, ялкау кешедә прокрастинация булмаска да мөмкин. Ә прокрастинатор һәрвакыт эчке конфликт кичерә һәм, аларның әһәмиятен аңласа да, бурычларны кичектерә”, – ди Казан университеты эксперты.
О. Кукушкина үз прокрастинацияңнең сәбәпләрен аңлау аны җиңүгә беренче адым дип ышана. Ул киң таралган күренешкә каршы көрәштә ярдәм итә ала торган берничә файдалы киңәш белән уртаклашты:
“Беренчедән, төгәл максатлар билгеләгез: нәрсәгә ирешергә телисез? Конкрет, үлчәп була торган һәм реалистик максатлар процессны аңлаешлырак һәм азрак куркыта торган итәргә ярдәм итәчәк. Эшкә зур проектка караган кебек түгел, ә аны вак һәм идарә ителә торган өлешләргә бүлегез – бу сезгә прогресс хисе бирәчәк. Игътибарны читкә юнәлдерә торган факторлардан азат эш мохите булдырып карагыз. Телефоннан хәбәрләр килүне өзегез, эш өчен тыныч урын табыгыз һәм социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген чикләгез. Моннан тыш, үзаңны гамәлгә ашыру файдалы. Прокрастинация белән бәйле үз фикерләрегезне һәм хисләрегезне язачак көндәлек булдырыгыз. Бу эшләрне кичектерү сәбәпләрен яхшырак аңларга һәм аларны булдырмау өчен стратегия эшләргә ярдәм итәчәк “.
ИСФНиМК доценты билгеләп үткәнчә, әгәр прокрастинация курку яки түбән үзбәя белән тудырылган икән, яки аны мөстәкыйль рәвештә җиңәргә авыр икән, психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Аның фикеренчә, уңай нәтиҗә фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк.
Прокрастинаторларга Ольга Кукушкина тайм-менджментның танылган һәм гади техникасын, мәсәлән, “помидор методын” кулланырга киңәш итә. Ул 25 минут дәвамында интенсив эш һәм 5 минутлык ял чиратлашуыннан гыйбарәт. 4 шундый якын килүдән соң озаграк тәнәфес ясарга мөмкин (15-20 минут). Эшләрнең өстенлен билгеләү өчен эксперт Эйзенхауэр матрицасын кулланырга киңәш итә. Тагын бер популяр техника – «съесть лягушку»: иң күп хезмәт сорый торган һәм күңелсез бурычны беренче чиратта үтәргә кирәк. Ә эш кар өеменә әверелмәсен өчен, ике минуттан да артык булмаган кыска бурычларны берьюлы хәл итәргә кирәк.
Уңай позитив, җитәрлек ял һәм яхшы йокы, планлаштыру – болар барысы да прокрастинацияне җиңәргә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, вакытны рациональ бүлү өчен, кушымта-планировщиклар, календарьлар һәм таймерлар белән файдаланырга мөмкин, дип лайфхак белән уртаклашты КФУ доценты.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина