КФУ эксперты ни өчен күбәләкләрнең вакытыннан алда барлыкка килүен, ә черкиләрнең соңга калуын аңлатты.

Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты бөҗәкләр тормыш циклының һава торышы капризларына бәйлелеге турында сөйләде.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев аномаль җылы яз һәм июнь салкыннарының бөҗәкләр тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.

«Аномаль һава шартлары бөҗәкләр санын һәрвакыт бераз киметә, әмма аңа сизелерлек йогынты ясамый, – ди биолог. – Аларның үсеш чорларына килгәндә, алар сизелерлек үзгәрә. Яз иртә килгәнгә, быел күп кенә бөҗәкләрнең очышы тиешле сроктан иртәрәк башланды. Мәсәлән, май коңгызлары апрельдә үк күренә башлады, ә май аенда, нәселләрен калдырып, юкка чыккан. Ә узган ел май коңгызлары июньдә дә үк күп иде. Бу 2022 елда майның яңгырлы һәм салкын булуы белән бәйле, язның соңгы аенда барлыкка килергә тиешле бөҗәкләрнең барлык төрләре, шул исәптән май коңгызлары да, җәй башында гына барлыкка килде.

Галим сөйләвенчә, быел бик тиз җылыту аркасында, кар иртә эреп бетте, талпаннар майда ук барлыкка килгән, язын алар шактый күп булган.

“Ай ахырына талпаннар активлыгының кимүе булачак, ә менә черкиләрнең массакүләм очышы көтелә генә, – диде Николай Шулаев, – Ул коры яз һәм июньнең беренче яртысына бәйле рәвештә генә тоткарланды. Озынборыннар җылы һәм дымлы булганны яраталар. Бу бөҗәкләр сулыкларда курчак булып яшиләр һәм әгәр шартлар туры килмәсә үсмиләр».

Җылы коры яз кайбер төр күбәләкләргә ошый башлады, алар инде апрельдә үк чыга башладылар.

“Хәзер салкынаю аркасында күбәләкләр очышы бераз тоткарланды. Шул ук вакытта юкәнең иртә чәчәк атуы аның белән тукланучы күбәләк төрләренең барлыкка килүенә булыша. Бу – нимфалидлар семьялыгы», – дигән мәгълүмат бирде Николай Вячеславович.

Идел-Кама тыюлыгының Раифа участогында күптән түгел Татарстанның Кызыл китабына кертелгән җилкәнлеләр семьялыгына караган подаларийны күрделәр, дип хәбәр итте бөҗәкләр буенча белгеч.

“Соңгы биш елда бу күбәләкне безнең республикада даими очрата башладылар. Ул гадәттә июньнән оча башлый иде, ә быел май аенда пәйда булды”, – диде Николай Шулаев.

Йомгаклап ул Татарстанда глобаль җылынуга бәйле рәвештә, бөҗәкләрнең төньякка таба актив хәрәкәт итүче көньяк төрләре барлыкка килә башлавын искәртте. Мәсәлән, республикада суфи чикерткәсен беренче тапкыр 2006 елда күргәннәр. Хәзер аларны паркларда, скверларда һәм хәтта җәмәгать транспорты тукталышларында да күрергә мөмкин. Умырткасыз буынтыгаяклылар классының бу вәкиле бездән төньяктарак урнашкан күрше Марий Эл республикасында да яши.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: chudo-prirody.com