Киләсе ун көн климат нормасына якын булыр дип фаразлана.
Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев якын көннәрдә Казанда һава торышы нинди булачагы турында сөйләде.
“Мартның беренче яртысында уртача температура -8,2 градус тәшкил итте. Норма буенча -5 градус булырга тиеш иде. Март башында һава торышының антициклон характеры явым-төшем булуга китермәде, 15 мартка нибары 0,6 мм гына явым-төшем теркәлгән. Күпьеллык норма буенча, мартта явым-төшемнең уртача күләме 38 мм тәшкил итә», – диде Тимур Әүхәдиев.
Киләсе декада климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Метеоролог әйтүенчә, бу атнаның беренче яртысы аномаль салкын булырга охшап тора, климат нормасына кире кайту ял көннәрендә генә булачак, шулай ук явым-төшемнәр дә көтелми. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, чәршәмбе, 16 мартта, башкалада явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы һава: көндез -6, төнлә – 14 градус булачак.
“Пәнҗешәмбегә кадәр аз болытлы һава торышы кояш нурларына безнең төбәк территориясен көндез яхшы җылытырга мөмкинлек бирәчәк, әмма төнлә мондый шартлар салкынаюга китерә. Көндез һава яхшы җылыначак һәм -2 -6 градусны тәшкил итәчәк, төнлә -10-14 градус. Атна ахырына атмосфера фронтлары якынаю белән явым-төшем ихтималы югары булачак, кар рәвешендәге явым-төшемнәр фаразлана”, – диде Т.Әүхәдиев.
Шимбә көндез явым-төшемнәрсез, болытлы һава булачак. Һава температурасы 0 градус, төнлә -8. Якшәмбе көнне көндез термометр баганалары “плюс” билгесе белән өч градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -3 градус булыр дип фаразлана.
Февральдә җылытып җибәрү кар катламының кимүенә китерде, әмма бу вәзгыятьне сизелерлек үзгәртмәде. Хәзерге вакытта метеорология мәйданчыкларында карның биеклеге 56 см тәшкил итә, бу климат нормасыннан 11 см га артык (март уртасындагы норма 45 см тәшкил итә).
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий