КФУ эксперты Казанда август ае ничек булачагы турында сөйләде

Июль алдагы елларга караганда 1 градуска эссерәк булды.

2022 елның июле Казанда җәйгечә эссе һәм аномаль яңгырлы булды. Алтынчы ел рәттән июльдә явым-төшем күләме нормадан шактый югары. Бу хакта КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, 2022 елның июлендә Казанда уртача температура якынча 21,5 градус тәшкил итәчәк, бу климат нормасыннан 1 градуска  артып китә. Бүгенгә явым-төшемнәр буенча айлык  план да арттырып үтәлгән: 63 мм климатик норма урынына 79 мм явым-төшем яуган, бу июньдә явым-төшем җитмәүне компенсацияләгән (ул вакытта нормада 57 мм урынына 25 мм туры килгән).

“Мәгълүматлар буенча 2022 нче июль  көнлек һәм уртача тәүлек температура рекордларын куймаган. Әлегә эсселек буенча рекорд  2010 нчы елда, ул вакытта уртача айлык температура 26 градусны тәшкил итте, – диде КФУ доценты. – Узган елның июле шулай ук аномаль эссе булды. 2021 елның июлендә уртача айлык температура 22 градусны тәшкил итте. Былтыр да эссе июльгә кадәр тагын да эссерәк һәм коры июнь булды, уртача температура 22,5 градус (21 мм явым-төшем вакытында) иде”.

Әүхәдиев әйтүенчә, РФ Гидрометеоүзәгенең озак вакытлы фаразына караганда, август температура һәм явым-төшемнәр буенча климат нормасына якын булыр дип фаразлана (температура күрсәткечләре 18,3 градуска якын, 54 мм чамасы явым-төшем). Мондый фараз июльнең соңгы көнендә яңадан карала һәм якын көннәрдә төгәлләштереләчәк, диде ул. Ә якындагы декада климат нормасына якын булыр дип фаразлана (уртача тәүлек температурасы якынча 21 градуска).

“Җылы августка күнегә башлыйбыз. 2010 елдан августта температура нормасы өч тапкыр, 2015, 2019, 2020 елларда гына артмады”, – дип йомгаклады әңгәмәдәш.

Авторы: Кристина Иванова, фото: Максим Зарецкий