Кеше сөйрәлүчеләрнең яшәү урыннарында булганда, алар белән очрашу куркынычы арта.
Урман буйлап йөргәндә, мөмкин кадәр сак һәм игътибарлы булырга кирәк, чөнки монда елан белән очрашырга була. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов сөйрәлүчеләр чагудан үзеңне ничек саклап калу турында сөйләде.
“Аларның кушылу чоры барган вакытта еланнар аеруча актив, апрель-май ахырында алар белән очрашу ихтималы шактый югары. Җәй һәм көз көне еланнар азрак актив: җәй көне аларга югары температура ошамый, алар кояш яктылыгыннан кача, бу вакытта алар иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә генә актив булса, яз көне алар көн дәвамында актив, көз көне түбән температура аркасында активлык аз була», – дип ачыклык кертте Илдар Хәйретдинов.
Кеше сөйрәлүчеләрнең яшәү урыннарында булганда еланнар белән очрашу куркынычы зуррак.
“Әгәр бакча участоклары, шәхси хуҗалыклар куаклар, сулыклар, сазлыклар белән капланган ерганаклар системалары, урман, янында булса, мондый территорияләрдә еланнар белән очрашу мөмкинлеге бар”, – диде ул.
И. Хәйретдинов әйтүенчә, елан белән очрашу мизгелен алдан белеп булмый. Ул хәтта беркайчан да еланнар булмас дип уйлаган урыннарда да барлыкка килергә мөмкин.
«Алар, мәсәлән, тузбашлар хәтта Казан территориясенә дә керәләр», – дип билгеләп үтте КФУ доценты.
Гади кагыйдәләр кешене елан чагудан саклый алачак.
“Әгәр дә сез урманга җиләккә яки гөмбә җыярга барасыз икән, дөрес итеп киенергә кирәк. Аякта озын кунычлы нык ботинкалар яки резин итек, тәндә тыгыз тартылып тормаган һәм аяк киеменә тыгып куелган чалбар булырга тиеш. Киң чалбарга өстенлек бирү яхшырак. Киң ыштанга еланның тешләре үтмәс дигән ихтимал бар. Үләнгә утырганчы, ял итү, җиләкләр үсү урыннарын игътибар белән карарга һәм, әйтик, анда ял итә торган еланны куркыту өчен, таяк белән үлән арасын капшарга кирәк. Сезнең гамәлләрне ул куркыныч буларак кабул итә ала һәм шуңа күрә, сез нидер өзгәндә чагарга мөмкин “, – диде биолог.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы территориясендә дүрт төрле елан яши: бакыръелан, гади тузбаш, дала һәм гади кара елан. Бакыръелан – агулы елан түгел, кешегә куркыныч тудырмый. Гадәти тузбаштан да куркырга кирәкми, ул да агулы түгел. Кара еланнар – агулы, чакканда авырттыра, әмма үлемгә сирәк китерә. Гади кара еланны сыртындагы зигзагсыман рәсем буенча белергә мөмкин.
«Татарстанның урман массивлары булган районнары еланнарга аеруча бай. Моннан тыш, урман массивлары сулыклар белән янәшә урнашкан кишәрлекләр еланнарга бигрәк тә бай. Мәсәлән, республикада еланнар бөтен җирдә очрый, ә нәкъ менә агулылар (кара елан) – башкала тирәсендә: Питрәч, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнарында, Түбән Кама һәм Чаллы тирәләрендә, шулай ук Нурлат, Алексеевск һәм Чистай районнарында», – дип йомгаклады эксперт.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина