Белгеч бу тамыразыкның файдасы турында сөйләде.
Без чөгендерне бәйрәм өстәлләрендә винегрет, сельдь под шубой яки борщ рәвешендә күрергә күнеккәнбез, әмма аның кеше сәламәтлеге өчен кирәкле уникаль матдәләр җыелмасына ия булуы турында бик азлар гына белә. Казан федераль университеты А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик булмаган химия кафедрасы доценты Артур Ханнанов ни өчен бу яшелчәнең кыйммәте гадәттәгедән күпкә югарырак булуын аңлатты.
Чөгендер – тәмле һәм ачык төстәге тамыразык кына кына түгел. Эксперт әйтүенчә, анда организмның нормаль эшләве өчен мөһим булган күп санлы минераллар бар, мәсәлән, калий, магний, тимер, йод, цинк, марганец һәм бакыр. Продуктның уникальлеге шунда ки, бу элементлар, органик кислоталар (алма һәм лимон кислоталары) белән бәйләнеп, җиңел үзләштерелә торган формада була. Шуның нәтиҗәсендә организм кирәкле микроэлементларны тиз һәм нәтиҗәле ала.
“Чөгендер углеводларга, аксымнарга, майларга һәм витаминнарга бай. Бигрәк тә В, А һәм С төркеме витаминнарын билгеләп үтәргә кирәк. әмма чөгендердә D витамины юк диярлек, бу аның җир астында үсүе белән аңлатыла», – диде Артур Ханнанов.
Күп кенә яшелчәләрдән аермалы буларак ул татлы, чөнки составында сахароза, фруктоза һәм глюкоза бар, һәм үсемлекләр арасында җиңел үзләштерелә торган углеводларның иң бай чыганакларыннан санала.
“Пешкән чөгендер тәкъдим итеп, баланы яшелчә ризыгына өйрәтү җиңелрәк. Бәрәңгедән аермалы буларак, чөгендердә крахмал юк диярлек, бу ашкайнатуга уңай йогынты ясый һәм аны файдалырак итә», – дип сөйләде химик.
Чөгендернең төп үзенчәлеге булып уникаль пигментлар – беталаиннар булуы тора. Нәкъ менә алар аны бай кызыл төскә буйыйлар, бер үк вакытта мөһим функцияне үтиләр – организмны саклыйлар.
“Беталаиннар көчле антиоксидант активлыкка ия. Аларның иң танылганы-бетанин, ул 95 процентка тамыразыкның төсе өчен җавап бирә. Бу матдәләр күзәнәкләрне ирекле радикаллар тарафыннан җимерелүдән саклый һәм ультрафиолетның зарарлы йогынтысына каршы торырга ярдәм итә”, – диде доцент.
Табигатьтә үзенчәлекле бүленеш бар. Антоцианнар (пигментларның башка классы) булган җирдә беталаиннар булмый, һәм киресенчә. Бу үсемлекләрнең фундаменталь генетик үзенчәлекләре белән аңлатыла.
“Чөгендер антиоксидант үзлекләре аркасында авыруларны профилактикалауда мөһим роль уйный. Организмда радиация, стресс яки химик кушылмалар тәэсирендә барлыкка килгән ирекле радикаллар онкологик авырулар үсешен китереп чыгарырга мөмкин. Антиоксидантлар аларны нейтральләштерә һәм куркынычларны киметә. Чи яки тозланган чөгендер иң күп файда китерә. Термик эшкәртү вакытында беталаиннарның шактый өлеше таркала. Борщ пешерүне искә төшерсәң, моны сизү бик җиңел. Пешергәннән соң ук ул бай кызыл төскә ия, ләкин кабат җылытканда сарырак була бара”, – диде А.Ханнанов.
Пешергәндә бу яшелчәнең төсен һәм файдалы матдәләренең бер өлешен саклап калырга мөмкинлек бирә торган гади ысул бар. Бераз лимон согы яки серкә өстәү дә җитә. Әче тирәлектә беталаиннар температурага чыдамлырак булалар, ә борщ үзенең куе төсен озаграк саклый.
“Яңа сыгылган сок-витаминнар һәм пигментлар чыганагы, әмма анда клетчатка һәм минералларның бер өлеше юк. Шуңа күрә иң файдалы вариант – чөгендерне тулысынча куллану, юка телемнәргә кисү һәм чипсы кебек ашау. Дегидраторда 50-55 градуста киптереп файдалы чөгендер снекларын әзерләргә була. Кибет закускаларыннан аермалы буларак, мондый чипсылар баллылыгын һәм барлык файдалы үзлекләрен саклап калачак», – дип киңәш итте белгеч.
Күпләр чөгендер яфрагы тамыразык кебек үк файдалы дип саный. Әмма, Артур Ханнанов әйтүенчә, кеше өчен сабак-яфракта кыйммәтле матдәләр юк диярлек. Аның каравы, ул хайваннар өчен туклыклы. Мәсәлән, сабак-яфрак ашаучы сыерларда сөт бераз алсу төс ала. Шаяртып кына моны «сыңармөгез сөте» дип атарга мөмкин, әмма кеше өчен сабак-яфракның файдасы бик аз.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: шедеврум нейрочелтәре