КФУ эксперты балаларда финанс грамоталылыгын ничек тәрбияләргә икәнлеген сөйләде

Белгеч баланы акча белән эш итәргә ничек өйрәтергә һәм кесә акчаларын кайчан бирергә кирәклеген аңлатты.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының җитештерү икътисады кафедрасы мөдире, ике бала анасы Ольга Демьянова төрле яшьтәге балаларда финанс гадәтләренең ничек формалашуын аңлатты.

Акча турындагы сөйләшүләрне баланың чын тормышына якын булган иң гади һәм аңлаешлы мисаллардан башлау яхшырак. О.Демьянова күрсәтмә ситуацияләр аша эш итәргә тәкъдим итә.

«Синдә 100 сум бар. Уенчыкны 70 сумга сатып алсаң, 30 сум кала. Ә тагын 50 сумга туңдырма алырга теләсәң, аңа инде җитми. Иң яхшысы балага бюджет барлыгын, аның чикләнгән булуын әйтергә, һәм чыгымнарны алдан уйлап кую мөһим икәнлеген аңлатырга кирәк”, – дип сөйләде кафедра мөдире.

Финанслар турында гаилә өстәл уеннары яхшы корал булып тора, алар уен формасында балаларга акча белән эш итүнең база принципларын үзләштерергә ярдәм итә.

“Тикшеренүләр буенча, уртача 6 яшькә кадәр балалар “монда һәм хәзер” яши, аларга максатны тотып тору һәм акча җыю авыр. 6-8 яшьтә операцион фикерләү формалаша, гади исәпләү күнекмәләре барлыкка килә. Бу яшьтә зур булмаган суммалар бирә башларга мөмкин. 9 яшьтән мантыйк һәм фаразлый белү үсә. Бала үз гамәлләренең нәтиҗәләрен бәяләргә сәләтле, монда инде бюджет төшенчәсен кертергә мөмкин. 13 яшьтән башлап баш миенең префронталь кабыгы – импульсларны планлаштыру һәм контрольдә тоту өчен җаваплы зонасы актив үсеш ала. Яшүсмер озак вакытлы карарлар кабул итәргә өйрәнә. 16 яшьтән финанс карарлар өлкәннәр дәрәҗәсендә диярлек булырга мөмкин, гәрчә хис-кичерешләрнең йогынтысы көчле булып кала”, – диде Ольга Демьянова.

Шулай итеп, беренче кесә акчасын бирү өчен оптималь вакыт – 6-7 яшь, ул вакытта бала мәктәпкә бара, саный белә һәм зур булмаган чыгымнарны мөстәкыйль түли ала.

Белгеч әйтүенчә, кесә акчаларын өй эшләрен башкаруга бәйләмәү яхшырак. Йорт эшләре – ул һәркемнең гомуми гаилә тормышына керткән өлеше, ә бүләкләү өчен башкарылган эш түгел.

«Шуңа да карамастан, әгәр алар гадәти бурычлардан тыш ярдәм итәргә теләк күрсәтсәләр, балаларның инициативасын хупларга мөмкин,  бу аерым бүләк белән билгеләп үтелергә мөмкин», – дип аңлатты икътисадчы.

Балага кесә акчасы – тәм-томнар яки уенчык сатып алу өчен генә түгел икәнен аңлату мөһим. Бу ата-аналар ягыннан җаваплылык һәм ышаныч, үз чыгымнарын планлаштыру тәҗрибәсе, финанс белеменә беренче адым, сатып алыначак зур нәрсәләргә акча җыя белү, киләчәктә импульсив чыгымнарны киметү.

«Кесә акчалары булу балада акчаның чикләнгән булуын аңлауны формалаштыра, финанс өлкәсендә мөстәкыйль карарлар кабул итәргә һәм моның өчен җаваплылык тоярга өйрәнәләр», – дип йомгаклады эксперт.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова