КФУ эксперты бөреләрнең аномаль иртә ачылу сәбәпләре һәм үсемлекләргә янаган куркынычлар турында сөйләде

Биолог җылы көзнең ни өчен экосистеманы куркыныч астына куюын аңлатты.

Аномаль җылы ноябрь һәм декабрь башы күп кенә үсемлекләрдә һәм агачларда бөреләрнең иртә үсүенә сәбәпче булган. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире Ольга Тимофеева үсемлекләрнең ни өчен куркыныч зонага эләгүен, нинди физиологик процессларның бозылуын һәм мондый климат тирбәнешләренең киләчәктә ничек йогынты ясарга сәләтле булуын җентекләп аңлатты.

Соңгы вакытта агачларда һәм куакларда тотрыклы тискәре температуралар башланганчы бөреләрнең актив формалашуы күзәтелә. Эксперт ассызыклаганча, мондый характерсыз активлык сезонның температура аномалияләре белән турыдан-туры бәйле. Плюс күрсәткечләренең озак саклануы үсемлекләргә вакытында тынычлыкка күчәргә һәм салкыннарга әзерләнә башларга мөмкинлек бирмәде.

“Без күп кенә үсемлекләрдә һәм агачларда бөреләрнең иртә ачылуын күзәтәбез. Биология һәм физиология күзлегеннән бу агымдагы климат шартлары аларның тормыш циклының нормаль ритмын бозуы белән бәйле», – дип сөйләде Ольга Тимофеева.

Кышкы чорны зарарсыз үткәрү өчен үсемлекләр катлаулы физиологик процесс – чыныгу уза. Бу – күзәнәкләрнең үлүенә комачаулый торган саклагыч матдәләрне синтезлап, аларга салкынга җайлашырга мөмкинлек бирә торган төп механизм.

“Алар үсешне туктата һәм саклагыч матдәләр – шикәр, пролин, криопротектор аксымнары һәм башкаларны синтезлый башлый. Беренче стадия уңай температура 2 градус чамасы булганда уза һәм көзге бөртеклеләрдә бер атнадан агачларда бер айга кадәр дәвам итә. Икенчесе – әкренләп 2 градустан алып 10 градуска кадәр  түбән температуралар булганда, ул ике атна чамасы вакытны ала”, – диде кафедра мөдире.

Бу фазаларның өзлексез һәм эзлекле узуы принципиаль мөһим.

“Әгәр бу чорда җылыну башлана икән, “реактивлашу” бара, һәм процесс яңадан башланырга тиеш. Гадәттә бу ноябрьдә була”, – дип аңлатты белгеч.

Үсемлек даими температура үзгәрешләре белән очрашканда, аның физиологиясе бозыла. Салкыннарга әзерләнү һәм саклагыч матдәләр туплау урынына ул ресурсларны үсешкә сарыф итә башлый.

“Үсемлекләр бераз “югалып калганнар” һәм саклагыч матдәләрне синтезлау урынына барлык көчләрен үсүгә юнәлдергәннәр. Шуңа күрә без бөреләрнең барлыкка килүен күзәтәбез дә. Алар кышка әзерлексез булып чыга һәм бераз салкыннарда ук үләргә мөмкин. Бу атнада чыныгуның беренче фазасын үтү өчен шартлар барлыкка килде генә. Һәм әгәр, синоптиклар вәгъдә иткәнчә, зур булмаган минус температуралары булса, үз метаболитларын үсешкә сарыф итмәгән үсемлекләрнең уңышлы чыныгу һәм кышкы шартларны уңышлы уздыру мөмкинлеге бар», – дип кисәтте эксперт.

Бөреләрнең иртә ачылуы еш кына бөтен вегетация циклын бозуга китерә.

“Әгәр бөреләр иртә ачыла икән, бер яктан, аларның чәчәк ату һәм җимеш бирү чоры иртәрәк башлана. Җимешләрнең көзге беренче кырауларга кадәр өлгерү ихтималы арта. Икенче яктан, әгәр язгы кыраулар башланса, мондый үсемлекләргә зыян килү куркынычы зуррак”, – дип сөйләде Ольга Тимофеева.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алисә Гайнетдинова