КФУ экспертлары Яшь галимнәрнең V конгрессында

Фән, хакимият һәм икътисадның фәнни-технологик үсеш векторларын билгеләүче үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

26-28 ноябрьдә “Сириус” федераль территориясендә уза торган Яшь галимнәрнең V конгрессы кысаларында «Фәннең глобаль конкурентлыкка сәләтлелеге: ничек вакыттан алда барырга?» сессиясе булды.

Дискуссия «Үзара хезмәттәшлек кырлары: халыкара хезмәттәшлек» тематик блогына керде. Ул экспертларны, тикшеренүчеләрне һәм дөньяның фәнни оешмалары вәкилләрен җыйды. Анда катнашучыларның берсе – Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский.

Фәнни лидерлыкны формалаштыру мәсьәләсе бүген системалы якын килүне генә түгел, ә глобаль фәнни алмашу процессларын аңлауны да таләп итә. Заманча галим халыкара һөнәри бергәлекләргә интеграцияләнгән, мәдәниятара аралашу күнекмәләренә ия булырга һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә белергә тиеш.

Фәнни-технологик үсеш дәүләтнең үзәк стратегик бурычларыннан берсе. Россиянең милли максатлары арасында – 2030 елга илнең  фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр күләме буенча дөньяның әйдәп баручы ун державасы арасына керүен тәэмин итү. Бу нәтиҗәгә ирешү өчен эчке фәнни потенциалны ныгыту гына түгел, бәлки конкурентлыкка сәләтле тикшеренү мохитен формалаштыруга ярдәм итә торган халыкара багланышлар булдыру да кирәк.

Сессия барышында фәнни коллаборацияләрнең роленә аерым игътибар бирелде. Халыкара тикшеренү төркемнәренең нинди перспективалар ачуы турында Дмитрий Таюрский сөйләде.

Аның әйтүенчә, элек төп фәнни премияләр еш кына аерым тикшеренүчеләргә индивидуаль ачышлар өчен тапшырылса, бүген зур фәнни казанышларның күбесе коллектив хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Бу бурычларның катлаулануы, тикшеренүләрнең дисциплинаара характеры, техник базага таләпләрнең үсүе һәм төрле өлкәләрдән белгечләрнең бер үк вакытта катнашырга тиешлеге белән аңлатыла.

КФУның «Аз тоннажлы химик технологияләр» технологик паркы директоры Михаил Варфоломеев конгресс барышында шулай ук фәнни фикерне гамәли технологияләргә үзгәртүгә, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә һәм стратегик мөһим тармакларда технологик лидерлыкка ирешүгә багышланган нотыклар белән чыгыш ясады.

«Мин Казан федераль университетының алдынгы эшләнмәләрен тәкъдим иттем. Алар нефть табышын арттыруга һәм ятмаларны нәтиҗәле эзләүгә юнәлдерелгән яңа технологияләрне үз эченә ала. Нефтьне каталитик системалар кулланып җир асты эшкәртүе буенча уникаль технология аерым казаныш булды. Бу юнәлештә КФУ, гамәлдә нефть чыга торган урыннарда әлеге технология  уңышлы кулланыла торган индустриаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эш итеп, дөньякүләм лидер булып тора. Алынган нәтиҗәләр чыннан да уникаль һәм Казан университетының ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге зур казанышларына ышандырырлык дәлил. Моннан тыш, югары уку йортының консорциумнар булдыру өлкәсендәге кыйммәтле тәҗрибәсе күрсәтелде. Партнерлар арасында Сколково фән һәм технологияләр институты, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты искә алынды. Компанияләр белән хезмәттәшлек өлкәсендә фәнни-мәгариф үзәкләрен (НОЦ), аерым алганда «Газпромнефть» ягулык салу станциясе, шулай ук Татарстан Республикасында аз тоннажлы химия буенча консорциумны формалаштыруны да кертеп, башка проектларда катнашу мисаллары тәкъдим ителде», – дип сөйләде М.Варфоломеев.

Исегезгә төшерәбез, Яшь галимнәрнең V конгрессы – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында бара торган төп вакыйга.

“Фикер алышулар барышында күтәрелгән сораулар спектры бик күптөрле булды. Фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүнең мөһим критик  аспектларына һәм бизнес белән фән арасындагы катлаулы үзара бәйләнешкә кагылдылар. Тикшеренүләрне өзлексез үткәрү, грантларны финанслауны җәлеп итү, Россия фәнни фонды проектларын үтәү графикларын төгәл үтәү һәм командада нәтиҗәле эшләү арасында фәнни баланс темасы аерым тикшерелде. Мин мавыктыргыч уен формасында үткән “Научные баталии: химики v.1.0″ сессиясендә катнаштым”, – дип хәбәр итте Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының «Внутрипластовое горение» Фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры Ирек Мөхәмәтдинов.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чарада Казан университеты галимнәре актив катнаша.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Динара Корбангалиева