КФУ доценты Жорес Алферов исемендәге стипендиягә ия булды

Конкурста катнашуга 191 гариза бирелгән.

2022 елда физика һәм нанотехнологияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен Ж.И.Алферов исемендәге шәхси стипендиягә конкурста җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. Җиңүчеләр унлыгында Казан федераль университеты вәкиле дә бар.

Ул Физика институтының исәпләү физикасы  һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы доценты Булат Галимҗанов. Шунысын да әйтеп китик, гаризаларның гомуми саны 191 булган. Ж.И.Алферов исемендәге стипендия  12 айга аена 20 000 сум күләмендә билгеләнә.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Б.Галимҗанов әйтүенчә, бу конкурста җиңүчеләрне сайлаганда галимнең мәкаләләре – аларның сыйфаты һәм фәнни язмалар басылган журналлар рейтингы исәпкә алына.

“Мин автордаш булган күпчелек мәкаләләр  Q1 һәм Q2 квартильле журналларда басылган, бу фәнни тикшеренү нәтиҗәләренең югары сыйфатын һәм әһәмиятен күрсәтә. Фәнни тикшеренүләрнең тематикасы наноматериалларның (аморф, көпшәк һәм нечкә пленкаларның) физик үзлекләрен өйрәнү белән бәйле, бу шулай ук конкурс тематикасы белән тулысынча туры килә”, – диде стипендиат.

Стипендиянең алга таба эшчәнлеккә нинди стимул бирүе турындагы сорауга җавап биреп, Б.Галимҗанов, фәнни эшчәнлек аның тормышының бер өлеше булуын һәм аңа бик ошавын билгеләп үтте.

“Кызыклы фәнни бурычларны хәл итәргә һәм фәнни мәкаләләр язарга ошый. Әлбәттә, бу конкурста җиңү күңелле бонус булып тора, – диде ул. – Планнар, идеяләр һәм бурычлар бик күп. Исәп-хисап физикасы кафедрасында хезмәттәшләр белән берлектә кызыклы һәм актуаль фәнни бурычларны хәл итәбез, төрле перспектив материалларның үзлекләрен өйрәнәбез, бөтенләй яңа нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә торган оригиналь компьютер программалары һәм алгоритмнар эшлибез. Боларның барысында да актив катнашам».

Исегезгә төшерәбез, танылган физика галиме Жорес Алферов стипендиясе – 2019 елда Россия Президенты Владимир Путинның “Ж.И.Алферов истәлеген мәңгеләштерү турында” Указы белән гамәлгә куелган. Кандидатның соңгы өч елда физика һәм нанотехнологияләр өлкәсендә  фәнни казанышлары, шул исәптән Россия һәм чит ил басмаларында фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында язмалары, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре, конференцияләрдә һәм семинарларда катнашу һәм стипендиягә дәгъва итүчене иҗтимагый тану стипендия алучыларны сайлап алу критерийлары булып тора.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото Б.Галимҗановның шәхси архивыннан