КФУ доценты җәйге «Диалоглар»да шәһәр ландшафты турында доклад ясады

“Яшел шәһәрләр” темасы булган ике көнлек форум барышында Россиянең төрле шәһәрләреннән 40 тан артык спикер чыгыш ясаячак.

Казанда бишенче юбилей ике көнлек «Диалоглар. Җәйге очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе эшли башлады . КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының (ИЭП) фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, гомуми экология кафедрасы доценты Мария Кожевникова спикерларның берсе булды.

Ике көнлек форум барышында темасы “Яшел шәһәрләр” булган форум барышында Россиянең төрле шәһәрләреннән 40 тан артык спикер чыгыш ясаячак. “Диалоглар” ачылышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм шәһәрнең үсеш институты директоры Алексей Горбунов катнашты. КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институты доценты, география фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең үсеш институты эксперты Светлана Хөснетдинова “Яшел инфраструктура – шәһәрнең аерылгысыз өлеше” пленар дискуссиясенең модераторы булды.

Беренче көнне Казан университеты доценты Мария Кожевникова «Ландшафт в городе или город в ландшафте?» темасына чыгыш ясады.  Ландшафт  – ул килеп чыгышы һәм үсеше ягыннан бертөрле, үзенә хас үзенчәлекле табигый ресурслары булган территория, ачык динамик система булып тора, дип аңлатты КФУ доценты.

“Проектлау – төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен исәпкә алу гына түгел. Без мохитне дә игътибарга алырга тиеш», – диде ул.

Шәһәрләрне проектлаганда исәпкә алына торган җирлекнең тибына карасак, бу һәркайда булырга мөмкин субүләрләр, эре елга террасалары, тау битләренең өлешләре һ.б.

“Безнең фәнни төркем шәһәр төзелешен, каркасларны, коридорларны проектлаганда нәкъ менә табигый ызаннарның дәрәҗәсе исәпкә алынырга тиеш дип ышана”, – диде М.Кожевникова.

Бары тик бу факторларны исәпкә алып, йортны кайда дөрес төзергә  икәнен аңларга һәм шәһәр төзелешенең башка карарларын кабул итәргә  мөмкин.

М.Кожевникова әйтүенчә, шуны аңларга кирәк:

“Безнең тирәлекнең тышкы өслеген котлован казып, үсемлекләр утыртып, биек биналар төзеп ничек кенә үзгәртсәк тә, без барыбер шәһәр төзегән киңлектә хәрәкәт итүче матдәләр һәм энергия агымын үзгәртә алмыйбыз. Профессиональ бергәлек – геологлар, гидрологлар, туфрак белгечләре, геоморфологлар, экологлар туплаган әлеге гаять зур белем катламын исәпкә алу бик мөһим. Архитекторлар экологлардан һәрвакытта да тирәлекнең бу компонентларны ничек берләштерергә икәнлеген сорый ала “, – диде белгеч.

М.Кожевникова шәһәрне проектлауга бәйле архитекторлар һәм белгечләр мәҗбүри тәртиптә белгеч-экологларга мөрәҗәгать итәргә тиеш, кирәк булганда аларны күпкә таррак экспертка җибәрергә мөмкиннәр.

“Галимнәрне яңа, бергәлекләр дәрәҗәсенә чыгу өчен җәлеп итегез. Моның өчен Казанда бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – диде ИЭП директоры урынбасары.

Автор: Кристина Иванова, фото: Юлия Акмурзина