Бүләк этномәдәни үсешкә һәм Россия халыклары бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды.
Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының (ИМОИиВ) Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Гущина «Гордость нации» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреаты булды.
Ул «Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде.
Тантаналы чара Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театрында узды. Бүләкне Е.Гущина В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Россия комитеты рәисе Тамара Пуртова кулыннан алды.
2022/2023 елда республикада Е.Гущина фәнни җитәкчелегендә «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» дигән зур тарихи-этнографик проект уңышлы гамәлгә ашырылды.
«Бу проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Аның инициаторлары – Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе. Проект кысаларында без Идел буе халыкларының реконструкцияләнгән костюм комплекслары күргәзмәсен төзедек һәм республика буенча экспедицияләр вакытында, шулай ук шәһәр, район, авыл һәм шәхси музейларда җыелган яңа костюмнар һәм аутентик предметлар фотосурәтләре булган каталоглар чыгардык», – дип сөйләде Елена Гущина.
ИМОИиВ доценты Татарстан халыкларының этномәдәни мирасын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлтелгән башка тарихи-этнографик һәм агарту проектларының фәнни җитәкчесе һәм эксперты булып тора: «Татарстан Республикасында рус халык бәйрәмнәре традицияләре» (2019), «Казан Идел буе рус костюмы» (2020), «Каравон – халык җаны» (2022), «Горький һәм Красновидово» (2023), «Татарстан музейларында Рус коллекцияләре» (2020-2023),дигән биш томлык басмасы.
«Бу премия лауреаты булу – зур шатлык һәм җаваплылык. Мин бөтен командабыз өчен горурлык кичерәм, бу – “Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы” проектында катнашкан һәркем өчен бик мөһим бүләк”, – диде Елена. – Безнең төбәк халыкларының этномәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру XIX-XI гасырларда Казан университеты галимнәренең гамәли бурычларының берсе булган».
Лауреатлар өчен зур мәдәни-белем бирү программасы әзерләнгән иде.
“Без Россиянең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштык, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән чараларда һәм очрашуларда катнаштык. Оештыручыларга рәхмәт, мин бөтен илдән фикердәшләр һәм хезмәттәшләр белән таныштым һәм яңа казанышларга әзер! “- дип уртаклашты Елена Гущина.
Быел «Гордость нации» премиясе лауреатлары арасында Россиянең 17 төбәгеннән катнашучылар бар. Премияне гамәлгә куючы – “Россия халыклары ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы. Премия ел саен Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә тапшырыла.
Элегрәк без Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында «Идел буе халыкларының традицион костюмнары» күргәзмәсе узуы турында хәбәр иткән идек.
Автор: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Россия халыклары ассамблеясе