Ачык лаборатория тиешле телеграм-каналны күздә тота.
Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм картография кафедрасы доценты Ирина Мальганова – “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XVIII республика конкурсында җиңгән 14 КФУ вәкиленең берсе.
Иң яхшыларның исемнәре узган елның декабрендә игълан ителде. Алар арасында студентлар һәм мәктәп укучылары өчен telegram-канал форматында “Географик Дзен” ачык лаборатория авторы Ирина Мальганова да бар. Проект “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Чараны Татарстан Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
“Безнең социаль әһәмиятле проект идеясе шундый югары дәрәҗәдә хуплануына без бик шат. Проект старт алды, һәм хәзер аны актив эшләү бара. Проектның максаты – Җир турындагы фәннәрне өйрәнүгә мотивация булдыру, Татарстан, Россия студентлары һәм мәктәп укучылары өчен онлайн-тирәлектә фәнни, мәгариф, инновацион һәм проект эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру», – диде КФУның медиакоммуникацияләр үзәге доценты Ирина Мальганова.
КФУ доценты әйтүенчә, «Географик Дзен» – берьюлы өч глобаль бурычны хәл итәчәк проект: география, картография һәм геоинформатика өлкәсендә студентлар һәм мәктәп укучылары белән хезмәттәшлек итү өчен telegram-мәйданчык булдыру; Татарстанда яшьләр фәнен үстерүгә юнәлтелгән проектлар булдыру; «Cтудентлар, вузны тәмамлаучылар һәм эш бирүчеләр» мәгълүмат базасын булдыру.
Каналда проектның уңышка ирешкән катнашучылары турында; булачак тикшеренүләр һәм проектлар идеяләре турында фикер алышу; тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, география һәм картография буенча дистанцион белем бирү курслары, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларга, конкурсларга, стипендияләргә һәм грантларга багышланган бүлекләр булачак дип күздә тотыла.
Алдан хәбәр ителгәнчә, конкурсның “Перспектива” номинациясендә җиңүчеләренә 25 мең сум, ә “Мәгарифтә инновацияләр”, “Наноимпульс”, “Социаль әһәмиятле инновацияләр”, “Цифрлы икътисад” һәм “Инновацияләр старты” номинацияләрендә җиңүчеләр өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган.
“Премия нәкъ менә эшне башлап җибәрүгә тотылачак. Проектны февральдә эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», – диде И.Мальганова.
Ахырда ул проектның инновацион булуын ассызыклады, чөнки ул Татарстанның әйдәп баручы университет галимнәренең студентлар һәм мәктәп укучылары белән көчләрен берләштерүче мәйданчык булып тора. Көчләрне, инновацияләрне һәм тәҗрибәләрне берләштергәндә география һәм картография өлкәсендә тикшеренүләрнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән реаль проектлар барлыкка килергә мөмкин.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: И. Мальганованың шәхси архивыннан