КФУ доценты булачак фандрайзерлар өчен онлайн-курс эшләтеп җибәрде

“Профгид “магистрант-фандрайзер” курсы социаль, технологик һәм фәнни проектларга финанслар җәлеп итәргә теләүчеләргә файдалы булачак.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы доценты Елена Рыбкина «Профгид «магистрант-фандрайзер» онлайн-курсын эшләтеп җибәрде. Бу проектка акча эзләүчеләр өчен бушлай курс. Ниятне тормышка ашыру Владимир Потанин хәйрия фондының магистратура укытучылары өчен 2021 елгы грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Проектны гамәлгә ашыруга – “Профгид “магистрант-фандрайзер” онлайн-курсын эшләүгә – Елена Рыбкина узган ел Владимир Потанин Фондыннан 500 мең сум күләмендә грант откан. Проектны 12 ай дәвамында тормышка ашырырга кирәк иде.

Курс барлык теләүчеләр өчен дә ачык. КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре курска мөстәкыйль рәвештә, дистанцион уку системасындагы шәхси кабинет аша керә ала. Тышкы кулланучылар (КФУ аккаунты булмаган) “Курсларга язылу” төймәсенә басып язылырга мөмкин.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Елена Рыбкина сөйләгәнчә, курс яңа уку елы башында эшли башлаган. Хәзерге вакытта анда 50гә якын катнашучы теркәлгән. Курска теркәлүдә дедлайн яки проектның гамәлдә булу срокларында чикләүләр юк.

Курс социаль, технологик һәм фәнни проектларга финанслар җәлеп итәргә теләүчеләргә файдалы булачак һәм студентларга хезмәт базарында кирәгрәк булырга ярдәм итәчәк. Эчтәлектә биш төп модуль: «Проект эшчәнлеге. Проект. Проектларның төрләре”, “Фандрайзинг. Фандрайзер. Икътисад”, “Проектларны финанслау чыганаклары: шәхси, заем, җәлеп ителгән акчалар”, “Проектка финанслау җәлеп итү процессының үзенчәлекләре”, “Эшкә җәлеп ителгән һәм заем финанславы белән эшләүнең хокукый аспектлары”. Проектта катнашучылар өчен видеолекцияләр, интерактив биремнәр, төрле тренажерлар каралган. Курсның дәвамлыгы – 72 академик сәгать.

Е.Рыбкина әйтүенчә, беренче чиратта “Профгид “магистрант-фандрайзер” “Стартап буларак диплом” пилот  программасын тормышка ашыручы Россия югары уку йортлары студентларына файдалы булачак. Программа классик чыгарылыш эше урынына гамәлдәге технологик бизнес рәвешендә практик нәтиҗәне яклауга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Россиядә беренче тапкыр “Стартап буларак диплом” эксперименталь программасы 2017 елда, Ерак Көнчыгыш федераль университетында Владивостокта гамәлгә ашырылды. Узган дүрт елда программага 50дән артык вуз кушылды, шул исәптән КФУ да, стартаплар формасында 300дән артык чыгарылыш квалификация эшләре якланды, шуларның 38%ы хәзерге вакытта тормышка ашырыла, ә гомуми чыгарылыш квалификация эшләренең якынча 25%ы финанслауны җәлеп итте.

“Башта курс “Икътисад” юнәлеше буенча белем алучы магистрантлар өчен барлыкка килде. Әмма агымдагы шартларда икътисадчылар һәм “Стартап буларак диплом” программасы буенча белем алучылар арасында гына түгел, ә тулаем алганда проект эшчәнлегендә теге яки бу дәрәҗәдә катнашучы һәм үз проектларына ресурслар җәлеп итүне гамәлгә ашыручы барлык юнәлешләр студентлары арасында да файдалы һәм кирәкле булып чыкты “, – диде әңгәмәдәш.

Е.Рыбкина үз проектын команда белән – Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы мөдире Ольга Демьянова һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы доценты Диана Нестулаева белән берлектә төзегән.

Авторы: Кристина Иванова