Берничә уч шпинат составында нибары 7 ккал гына, аның каравы К витаминының көндезге нормасы бар.
Организмны витаминнар белән тулыландыру өчен өстенлек бирергә кирәк булган сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты клиникасының югары категорияле табиб-диетологы Венера Аверкиева сөйләде.
Венера Аверкиева әйтүенчә, җәй – организмны витаминнар һәм башка файдалы матдәләр белән мөмкин кадәр баету өчен оптималь вакыт. Моны беренче чиратта сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр хисабына эшләргә мөмкин. Җәй көне яшелчәдән әзерләнгән ашларга һәм җиләк-җимеш десертларына өстенлек бирергә кирәк, дип саный 40 елдан артык стажы булган белгеч.
«Сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр иң файдалы һәм тәмле дип санала. Бу бигрәк тә безнең полосада үстерелгән продуктларга кагыла. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр теплицада түгел, грунтта, ягъни табигый рәвештә кояшта җитешергә тиеш, – диде табиб-диетолог. – Мондый яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне өлгергәнлек пигында өзәләр, чөнки аларны озак сакларга һәм ерак алып барырга кирәкми. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр транспортлау һәм озак саклау вакытында витаминнарның һәм микроэлементларның шактый өлешен югалталар. Әгәр дә яшелчәләр безнең төбәктә үстерелә икән, мөгаен, алар нитратларсыз, пестицидлар һәм артык ашламалар кулланылмый, шулай ук саклау вакытын арттыру өчен саклык воскомы белән эшкәртелмәячәк».
Әңгәмәдәш әйтүенчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә азык-төлек җепселләре, витаминнар һәм минераллар күп булуга карамастан, алар түбән калорияле. Аларда булган клетчатканы исәпкә алып, организмны чистарыну, микрофлораны нормальләштерү эффекты турында да сөйләргә мөмкин. Моннан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ачлык хисе уятмый һәм авырлыкны киметә, шулай ук эчәклек перистальтикасын яхшырта.
Аверкиева әйтүенчә, кызгылт-сары җиләк-җимеш иң файдалы санала. Аларны көненә ике һәм аннан да күбрәк кулланырга кирәк. Иң аз калория лимонда, әфлисунда, кура җиләгендә, җир җиләгендә, кара бөрлегәндә, алмада, грушада, грейпфрутта, шәфталауда һәм сливада. Яшелчәләрдән исә карасу-яшел һәм сары-кызыл үсемлекләр күбрәк файдалы. Аларны көненә өч-дүрт тапкыр – идеалда 400 г. нан да ким түгел – кулланырга кирәк. Кыяр, салат, помидор, ташкабак, төсле һәм ак күчәнле кәбестә иң аз калориялеләргә карый. Дөрес туклануны оештыру өчен, аксымлы продуктларны яшелчәләрдән гарнир белән яраштырырга кирәк.
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән максималь файда алу өчен, аларны дөрес сайлый һәм саклый белергә кирәк, диде Аверкиева. Сатып алган вакытта яңа булуына игътибар итәргә кирәк. Черек һәм азык-төлек эченә үтеп керә алырлык күгәрек белән булган җиләк-җимешне сатып алырга кирәкми. Саклану вакытын озайту өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең күп өлешен суыткычта сакларга кирәк. Кишер, кабак, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрне салкынча урында сакларга мөмкин, ә помидорларны – бүлмә температурасында. Файдалы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кул астында булганда, бу аларны җитәрлек куллану мөмкинлеген арттырачак. Шуңа бәйле рәвештә, өстәлдә юылган яңа җиләк-җимеш салынган тәлинкә калдырырга тәкъдим ителә, яшелчәләрне исә кисеп, контейнерларга таратырга һәм суыткычта тотарга мөмкин.
Аверкиева үзендә файдалы матдәләрне булган 3 төп яшелчәне атады. Бу рейтингта шпинат алда бара. Бу яфраклы яшелчә үзендә зур күләмдә кальций, витаминнар һәм тимерне булу сәбәпле супергерой булып санала. Берничә уч шпинат составында нибары 7 ккал гына, аның каравы К витаминының көндезге нормасы бар. Икенче урынга әңгәмәдәш юка тәнле җирле болгар борычын куйды. Борычтагы B6 витаминының югары концентрациясе аны ашаучы кешедә “бәхетнең гормоннары”, аерым алганда, серотонин дәрәҗәсен арттыра. Борычны куллану шулай ук эчәклектә тимер ионнарының үзләштерелүен яхшырта. Өченче урында гади ак күчәнле кәбестәдән алып, брюссель сортларына кадәр булганы. Кәбестә антиоксидантлар, үсемлек клетчаткасы һәм минераллар чыганагы буларак дан тота. Табиб-диетолог табигый антиоксидант буларак яшеллек куллануның мөһимлегенә аерым игътибар итте. Яшел үләннәрне теләсә нинди ризыкка диярлек кушарга мөмкин, ә аксымлы ризык яшел үләннәр белән бергә файдалырак, тәмле һәм хуш исле була.
Аверкиева аерым киңәшләрен җәйге чорда спорт белән актив шөгыльләнүче кешеләргә бирде. Аларга акрын һәм тиз углеводлар кулланырга кирәк. Тиз углеводларга банан, карбыз, хөрмә кебек җиләк-җимешләр, ә акрынга – алма, груша, грейпфрут һәм чия керә. Тренировкалар алдыннан организмны озак вакытка энергия белән тәэмин итәчәк һәм физик активлык бирәчәк акрын углеводлы җиләк-җимеш ашау яхшырак. Тренировкадан соң банан яки хөрмә ашап, тиз углеводлар ярдәмендә санаулы минутларда энергияне торгызырга мөмкин. Ләкин банан артык авырлыкны ташларга теләүчеләргә киңәш ителми. Спортчылар өчен иң файдалы җиләк-җимешләргә әңгәмәдәш виноградны, алманы, чияне, гранатны, грейпфрутны, кивины һәм башкаларны кертә.
Автор: Кристина Иванова