КФУ биологы талпаннарның активлыгы артуы турында кисәтте

Татарстан Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, эпидемиологик сезон башыннан медицина учреждениеләренә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев хәзер талпаннарның активлыгы күзәтелә, дип хәбәр итте.

“Бу үрмәкүчсыманнар елына ике тапкыр күбрәк куркыныч. Талпаннарның активлык пиклары августның икенче яртысына – октябрьгә һәм май-июньгә туры килә. Талпаннарның туплану урыннары булып урманнар яисә урман-парк зоналары тора. Анда аеруча сак булырга кирәк. Күптән түгел генә мин урманда булдым һәм өйгә кайтканнан соң киемдә биш талпан таптым, – дип сөйли Николай Вячеславович. – Талпаннар туфракта яши һәм үләнгә менергә мөмкин. Агачларга алар, сүз уңаеннан, беркайчан да күтәрелми. Әгәр талпаннарны ачык һавада туфраксыз калдырсаң, ул дым югалтудан үләчәк. Шәһәр паркларына килгәндә, мин анда талпаннарны күрмәдем, тик бу алар анда юк дигән сүз түгел”.

Талпан тышкы яктан зур булмаган коңгызны хәтерләтә, дип аңлатты биолог. Аның зурлыгы – нибары 4 миллиметр чамасы, өстәвенә, гәүдәнең кан суыручы өлешен (борынын һәм башын) коралсыз күз белән күрү авыр. Тәне панцирь белән капланган һәм сигез аягы бар. Тук  ана талпаннарның зурлыгы 2 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин.

“Гәрчә талпаннар өчен һөҗүмнең төп объектлары урманда яшәүче тычкансыман кимерүчеләр һәм  бөҗәкләр белән тукланучылар булса да, алар кеше өчен дә  куркыныч, чөнки талпаннар куркыныч авыруларны – талпан энцефалитын һәм боррелиозны таратучы булырга мөмкин. Талпаннан саклану өчен урманга барганда дөрес киенергә кирәк. Талпан кием астына үтеп керә һәм кадалмасын өчен астан резинкалы чалбар кияргә кирәк. Урманнан әйләнеп кайткач, тәннең барлык өлешләрен карап чыгарга», – диде Николай Шулаев.

Әгәр дә талпан инде кадалса, биолог аны алып ташлау өчен шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип киңәш итә. Андый мөмкинлек булмаганда, аны мөстәкыйль рәвештә алырга һәм кадалу урынын дезинфекцияләргә кирәк.

“Шуннан соң талпанны герметик ябылучы савытка салырга һәм Татарстан Республикасындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә тикшерергә илтергә кирәк. Бу талпанның сезне энцефалит яки боррелиоз белән йоктырмавына ышану өчен кирәк”, – диде Н.Шулаев.

Галим шулай ук талпаннарның, һава торышы җылы булса, ноябрьдә дә активлык күрсәтә алуын билгеләп үтте. Кырау башлангач, алар кышларга туфракка китә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, эпидемиологик сезон башыннан медицина учреждениеләренә талпаннар кадалу белән 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Автор: Лариса Бусиль, фото:yandex.net