КФУ Белоруссия делегациясенә МТЗ-Татарстан белән уртак эшләнмәләрне тәкъдим итте

Проектлар югары бәя алды.

Беларусь Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты барышында Казан федераль университеты авыл хуҗалыгы техникасын роботлаштыру өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәтте.

Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник, Беларусь һәм Татарстан вәкилләре катнашында узды.

КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ) һәм Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институтының (ИРСИ) уртак проектларын күрсәтте. Алар арасында-Трактор техникасын автоматлаштыру өчен эшләнгән ретрофит-комплектлар белән комплектланган пилотсыз кече тракторлар сериясе бар иде.

ИВМиИТ директоры Антон Егорчев пилотсыз тракторларның төрле эш режимнарын күрсәтеп, эшләнмәләр турында сөйләде. ИРСИ интеллектуаль производстволар һәм аддитив технологияләр үзәге җитәкчесе Павел Колпаков серияле тракторларны роботлаштыру һәм автоматлаштыру технологияләре турында сөйләде.

“Без МТЗ-Татарстан һәм Минск трактор заводы белән озак вакытлы хезмәттәшлек итәбез. Эшләнгән кече пилотсыз тракторлар-завод өчен яңа продукт, аңа, һичшиксез, ихтыяҗ булачак. Әлеге эшләнмәне авыл хуҗалыгы һәм предприятиеләр өчен куллануның төп икътисадый өстенлеге бер операторның 10 берәмлеккә кадәр техниканы контрольдә тоту һәм идарә итү мөмкинлегеннән гыйбарәт. Моннан тыш, пилотсыз режим территорияне җыештыру, йөкләр китерү кебек төрле башкарылган операцияләрне оптимальләштерергә мөмкинлек бирә”, – диде А.Егорчев.

Демонстрация барышында территорияне җыештыру мисалында автоном эш режимында асылмалы җайланмалары булган берничә трактор күрсәтелде (урып-җыю щеткалары һәм чүмеч), шулай ук бер оператор техниканың тулы бер төркемен тикшереп торганда дистанцион идарә итү мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Проектлар очрашуда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде. Быел «Алабуга» МИЗда «МТЗ-Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе»ҖЧҖ территориясендә пилотсыз тракторларны реаль шартларда сынау планлаштырылган.

Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Даниил Малыгин