КФУ белгечләре: Татарстанның Кызыл китабын сирәк мүкләр, бөҗәкләр һәм гөмбәләр тулыландырачак

Әлеге төрләр республиканың Кызыл китабын алып бару буенча экспедиция кысаларында табылды, аны оештыручы – Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты.

Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Кызыл китабының 2025 елга планлаштырылган яңа басмасына кертеләчәк мүкләрнең, бөҗәкләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк төрләре турында сөйләделәр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мүкләр экосистемаларда мөһим роль уйный. Сирәк бөҗәкләр серкәләнү һәм органика таркалу процессында катнашалар. Гөмбәләрнең уникаль төрләре урман массивларының сәламәтлеген саклау өчен кирәк.

“Экспедиция кысаларында Россия һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләрнең төрләре табылды. “Дыбка степная” – Евразиядә иң зур чикерткә төре, ул Халыкара табигатьне саклау союзының Кызыл китабына кертелгән. Чикерткә Лениногорск районында ачылган һәм ерткыч булып тора. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында Татарстанның Кама аръягында әлеге төр коңгызларның беренче табышы саналган зур яшел бронзак табылган. Тагын бер төр – исле чибәр коңгыз сирәк ерткыч булып тора, шул исәптән урманның куркыныч корткычы – парсыз ефәк күбәләге кортлары белән туклана. Ул Чирмешән районында табылды, “- дип сөйләде Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев.

Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов фикеренчә, Кызыл китапка кайсы төрләрне кертергә кирәклеген билгеләү өчен төп критерийлар теге яки бу төрләрнең саны һәм аларның яшәү урыннарында таралуы тора.

«Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында табылган, киң яфраклы урманнарга хас иң сирәк төрләрнең берсен – сөтләч гөмбәсен (lactarius mairei) билгеләп үтәсем килә. Тышкы яктан ул йөнтәс гөмбәне (пластинкалы эшләпәле гөмбә) хәтерләтә, ләкин җирән төсмерле. Гөмбә бик сирәк очрый, Россиянең урта һәм көньяк полосасында үсә. Тагын бер төр – “ксерула скромная” (xerula pudens) – кыяфәте үзенчәлекле гөмбә, шактый сирәк очрый, Лениногорск районында табылды. Баулы районында Татарстан өчен яңа төр гөмбәләр табылды, мәсәлән: гигрофор дубравный (hygrophorus nemoreus); гигроцибе дубовая (hygrocybe quieta); энтолома тончайшая (entoloma strigosissimum) һәм башкалар”, – дип санап үтте К. Потапов.

Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китаплары сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләрен саклау өлкәсендә рәсми документ булып тора, кимендә 10 елга бер тапкыр яңартылырга тиеш.

“Экспедиция барышында быел Татарстанның Кызыл китабына кертелергә планлаштырылган мүкләрнең ике төре табылган. Птеригоневрон почтисидячий (pterygoneuron subsessile) беренче тапкыр республика территориясендә, Бөгелмә районында табылды. Мүкләрнең бу төре Урта Азия, Монголия, Төньяк Кытай, Себернең дала берләшмәләре кебек дала районнары өчен хас. Гигипновидлы фонтиналис (fontinalis hypnoides) беренче тапкыр Казан тирәсендә рус ботанигы, флорист һәм педагог, фитоценология – үсемлекләр бергәлекләре турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе  Порфирий Крылов тарафыннан ХIХ гасыр ахырында табыла. Быел әлеге төр Лениногорск районында табылган, чишмә суларында үсә. Ул Төньяк ярымшарда ылыслы һәм киң яфраклы урманнар зонасы өчен хас», – дип сөйләде гомуми экология кафедрасы доценты Надия Шәфигуллина.

Татарстан Республикасы Кызыл китабының быел чыгарга тиешле дүртенче басмасын әзерләгәндә, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты йөкләмәсе буенча КФУ галимнәре муниципаль районнарның биологик төрлелеген исәпкә ала һәм саклана торган төрләр исемлекләренә ревизия үткәрә.

Авторы: Әминә Морат, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Надия Шәфигуллина