КФУ белгечләре Татарстанда язгы ташу турында сөйләделәр

Кар апрельнең икенче декадасында  тулысынча эреп бетәргә мөмкин.

Язгы ташу – сезонлы, кагыйдә буларак, карның күп эрүенә бәйле күренеш. Су басуга нинди факторлар йогынты ясавы һәм Татарстанда язгы ташунының кайчан көтелүе турында Казан федераль университеты белгечләре сөйләде.

Халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, март температура буенча гына түгел, явым-төшемнәре белән дә истә калырлык булып чыкты. Әйтик, мартның беренче өч атнасында нибары 6 мм явым-төшем булган, шул ук вакытта айлык норма 38 мм тәшкил итә. Т.Әүхәдиев фикеренчә, бу фактор, Казан урамнарындагы карның кимүенә йогынты ясый.

“Хәзер шәһәрдә кар җыелмый башлады, киресенчә, бик акрын булса да кар катламының кимүе күзәтелә. Эш шунда ки, соңгы атнада безнең төбәктә һава торышы антициклон йогынтысында, көндез җылы булса, төнлә температура нульдән түбән төшә. Шул рәвешле, кар интенсив эреми”, – дип аңлатты эксперт.

Т.Әүхәдиев әйтүенчә, кар температура тотрыклы рәвештә нуль күрсәткечен узгач кына актив эри башлаячак. Нормада бу мартның соңгы көннәрендә була. Процессның интенсивлыгына грунтның туңу тирәнлеге дә йогынты ясый. Быел ул нормадан кимрәк һәм 10нан 60 см га кадәр.

Ә менә кар эрүне тизләтергә, яңгыр кирәк дип саный эксперт.

“Мондый явым-төшемнәр киләсе атнада ихтимал, ул вакытта бездә көндезләрен дә, төнлә дә җылы булачак. Бу кар капламының биеклеген киметәчәк, әмма әлегә без аның тулысынча бетүе турында сөйләмибез. Карның тулысынча юкка чыгуын без апрельнең икенче яки өченче декадасында көтәбез”, – диде Т.Әүхәдиев.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы карларының һәр метрында 200 литрга якын су запасы бар. Бүгенгә кар капламында тупланган шундый күләмдәге дым Татарстанның язгы ташу һәм су басу характерында чагылыш табачак.

“Бездә бик күп кар яуды. Әмма, бәхеткә, күп урыннарда туфрак туң барлыкка килмичә кар белән капланган, шуңа күрә кар эреп бара, һәм су яхшы сеңә. Бу авыл хуҗалыгы территорияләре өчен файдалы. Ихтимал, ташу югары булса да, ул көчле зыян китермәячәк “, – диде КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне торгызу һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева.

Профессор кисәткәнчә, язгы ташу проблемасы Казанның төзелеш эшләре күзәтелә торган түбән урнашкан территорияләрендә булырга мөмкин. Казансу елгасының түбәнге өлеше әнә шундыйларга керә. Анда бакчалар һәм дачалар күп.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий