Изге көннәр Ураза гаете һәм Пасха бәйрәме якынлашуын күрсәтә.
2025 елда ураза башы язның беренче көненә туры килә, православларның Зур посты 3 мартта башланачак. Аларның мәгънәсе нәрсәдә? Казан федераль университеты белгечләре аңлатты.
Рамазан аеның тарихи әһәмияте һәм традицияләре турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының (ИМОИиВ) алтаистика, төрки һәм үзәк Азия тикшеренүләре кафедрасы доценты Илдар Мәүлетдинов сөйләде.
Мөселман традиөияләрендә ел исәбе һиҗрәттән – мөселманнарның Мәккәдән Мәккәгә күченүеннән башлана һәм шул исем белән билгеләнә. Рамазан – ай календареның тугызынчы ае, ул Шәгъбәннан соң килә һәм Шәввәл ае белән алмашына. Ел саен ай циклы якынча ун көнгә күчә. Әйтик, 2025 елда Рамазан 28 февральдә кояш баегач башлана. Мөселман уразасының беренче көне 1 мартка туры киләчәк, һәм 29 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәте.
“Ислам динендә Рамазан – Коръән ае. Нәкъ менә Кадер кичендә изге китап Җәбраил (г.с.) тарафыннан Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәргә тапшырыла”, – дип аңлатты галим.
Бу Коръәндә искә алына торган бердәнбер ай, бу аның әһәмиятен күрсәтә. Изге китапта әйтелә – “Рамазанны күргән кеше, әлбәттә, аны уразалы килеш уздырсын, ә авыру яки юлда булган кеше башка көннәрдә ураза тотсын”.
«Рамазан аена багышланган күп санда риваятьләр шулай ук Әл-Бохари, Мөслим, ан-Насаи һәм башка мөхәддисләрнең хәдисләр җыентыгында бар. Мәсәлән, безгә пәйгамбәр тарафыннан Рамазанның абруен күрсәткән, аның дәвамлылыгын һәм ахырын ничек билгеләргә һәм бу айга хас булган гыйбадәтләр килеп иреште. Аллаһы илчесе аны “изге ай” дип атый һәм Рамазан ае җитүгә, җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, ә шайтаннар богаулана, һәм Рамазанга ураза тотучыларга Аллаһы Тәгаләдән бүләк буларак аның үткән гөнаһлары кичереләчәк, дип хәбәр итә. Шулай ук Аллаһ рәсүленең рухи тормышында изге ай җитү белән сизелерлек үзгәрешләр була, аның юмартлыгы арта, бигрәк тә Җәбраил (г.с.) белән очрашкан һәм аның белән Коръән укыган көннәрдә, һәм Рамазанның соңгы ун көне җиткәч, ул төннәрне тулысынча гыйбадәттә үткәрә, шулай ук үз туганнарын һәм көрәштәшләрен шуңа чакыра, – ди ИМОИиВ эксперты.
Шул рәвешле, Рамазан – исламның биш баганасының берсе. Ислам динен тотучылар таң атуның беренче билгеләре белән ураза тота башлыйлар һәм кояш баеганнан соң гына авыз ачалар. Ураза тотучылар ашау-эчүдән һәм интим мөнәсәбәтләрдән тыелырга тиеш.
Авыз ачуны ифтар дип атыйлар, ул кояш баегач була. Ураза тоту өлкән яшьтәге кешеләрдән, юлчылардан, балалардан, авыру һәм мохтаҗ, шулай ук йөкле һәм бала ашатучы хатын-кызлардан кала, сәламәт һәм балигъ булган барлык мөселманнарга йөкләнгән.
“Ач торудан тыш, изге Рамазан аенда мәрхәмәтсезлек, бозыклык, яла ягу, ялганлау, көчләү кебек теләсә нинди амораль тәртипләрдән тыелу мөһим”, – ди И.Мәүлетдинов.
Рамазан дин кардәшләргә үзенең рухи үсешен арттырырга, игътибарлырак, аңлырак һәм җаваплырак булырга мөмкинлек бирә. Ураза социаль әһәмияткә дә ия – изге айда гыйбадәт кылганда да, сәхәр (таң атканчы ашаганда) һәм ифтар вакытында да бергә җыелырга кабул ителгән. Шулай ук ураза кешеләрнең физик, психик, шулай ук социаль сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый дип санала.
Рамазан тәмамлануы Ураза гаете белән билгеләп үтелә, ул барлык мөселманнар тарафыннан бәйрәм ителә һәм дуслыкны, тынычлыкны символлаштыра. Быел бәйрәм 30 мартка туры килә.
Зәкят – исламда еллык мәҗбүри салым, ислам диненең бер баганасы. Аны күбрәк Рамазанда түлиләр. Мөселманнар игелекле эшләрнең савабы шушы изге айда арттырыла дип ышаналар. РФ мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 2025 елда, һәр гаилә әгъзасыннан бәйрәм башланганчы түләнә торган фитр сәдакасы аз керемле кешеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800, байлар өчен 1300 сум тәшкил итәчәк. Ураза бәйрәме вакытында шулай ук ярминкәләр, якыннар белән күрешүләр, иртәнге бәйрәм намазы укыла.
Иң әһәмиятле бәйрәмнәр алдыннан дин тотучы христианнар тәнне һәм җанны чистарту өчен постлар үтиләр. Чиркәү кануннары буенча кырыс диета, догалар, үпкәләрне гафу итү кешенең Аллага якынаюына ярдәм итә. Зур пост 3 марттан 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул аскетика һәм Пасханы көтү белән аерылгысыз бәйләнгән.
“Берничә атна дәвамында, чиркәү белән бергә христианнар әкренләп тормыштан игътибарны читкә юнәлтүче бөтен нәрсәне юкка чыгара. Үзен һәм җанын буйсындырып, миһербанлык, мәхәббәт, гафу итү, дога һәм гыйбадәт кылу эшләре өчен күбрәк вакыт табып, христианин Иисус Христосның яңадан туу мөһимлеген торган саен ныграк аңлый бара, – дип сөйли КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының дин белеме кафедрасының өлкән укытучысы, Казан епархиясенең дини белем бирү һәм катехизация бүлеге рәисе, рухани Александр Данилов.
II-III гасырдагы элеккеге христиан чиркәвендә Гайсә пәйгамбәрнең тәре газаплары турындагы истәлек буларак, пасха төнендә пост үтәү практикасы барлыкка килә. Якынча III-IV гасырда кырык көнлек пост турында искә алулар барлыкка килә. Инде IV-V гасырга зур пост практикасы акрынлап үсә һәм пост христиан православие чиркәвенең төрле өлешләрендә кабул ителә.
Бөек пост кагыйдәләре һәм тәртибе Триоди һәм Типиконда беркетелгән.
Постның мәгънәсе физик яктан тыелуга гына кайтып калмый, бу диета һәм азык-төлек чикләүләре турында түгел, диде рухани КФУның медиакоммуникацияләр үзәге белән әңгәмәдә.
“Әгәр максат – Ходай түгел икән, боларның барысы да мәгънәсез һәм икенчел, – дип саный ул. – Әгәр син евангелие вакыйгаларына, чиркәүнең литургик тормышына чумсаң, һәр атна темасын тойсаң гына пост мәгънәгә ия”.
Бөтен Зур пост чиркәү тарафыннан уйланылган һәм эчтәлек белән тулган. Мәсәлән, хәзер 23 февральдән (пост башланыр алдыннан соңгы якшәмбедә) Куркыныч суд турында Атна бара (итсез). Бу чорда христианнар Ходай каршында нинди булачаклары турында уйларга тиеш. Ул аларның йөрәгендә нәрсә күрәчәк – мәхәббәт, ышаныч, кичерә белү яки, киресенчә, – горурлыкны, ачу һәм нәфрәтнеме? Итсез атна Прощеное воскресенье белән тәмамлана, ул Адәмнең җәннәттән куылуын искә төшерүгә багышланган.
“Бу үзебезнең камил булмавыбызны аңлаган мизгел, без чыннан да башка кешеләргә авырту китерә алабыз, Аллага каршы, үзеңә, якыннарга каршы гөнаһ кыла алабыз. Без гафу үтенергә тиеш», – диде КФУның дин белгече.
Бөек пост 7 атнадан, яки һәркайсы тирән мәгънәгә ия булган седмицтан тора.
Ураза тәртибенә түбәндәге традицияләр керә. Беренчедән, дингә ышанучы христиан, Аллага игътибарны юнәлтү өчен, үзен күңел ачуларда чикләргә тиеш. 40 көн дәвамында чиркәү “башкаларга начарлык эшләмәскә” чакыра, мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыруларга ярдәм итәргә, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә мөмкин. Пост вакытында христианнар Изге язма укуда, догада һәм тулаем рухи тормышта фокуслана.
Туклану – ул мөһим әйбер, әмма христиан динендә ул икенчел дәрәҗәдә. Бу җәһәттән чиркәү бары тик уртачалыкка гына чакыра, ди А.Данилов. Кешеләргә сәламәтлекләре өчен өстенлекле булган таләпчәнлек чарасын мөстәкыйль сайлау рөхсәт ителә. Бу мәсьәлә буенча руханилар белән киңәшергә мөмкин.
“Чиркәүнең литургик тормышына кергәч, үз рухи тормышыма тупланып һәм, гомумән, үз җаныма күз салып, яхшылык эшләп, мин чыннан да яхшы яши алам. Пост – йөрәкне иң төп бәйрәмгә – Пасхада әзерли торган гаҗәеп вакыт. Пасха шатлыгын мин чыннан да Христос белән мөнәсәбәтләремне аңлап кына белә алам”, – дип йомгаклады КФУның дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы, рухани Александр Данилов.
Элегрәк ул крещение коенуының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий