Тәкъдимнәр психик сәламәтлекне саклап калырга гына түгел, ә каникулларны файда белән үткәрергә дә ярдәм итәчәк.
Озакламый студентларның кышкы каникуллары башлана, көндәлек ыгы-зыгыда вакыт җитмәгәнне башкару өчен бик яхшы мөмкинлек туа. Ялларны ничек файдалы итеп үткәрү турында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы доценты Ольга Кукушкина сөйләде.
Каникуллар, бәхәссез, студентлар өчен зарыгып көтеп алган вакыт, күпләр өчен өйгә кайтып, әти-әниләре, дуслары, туганнары белән очрашып, ниһаять, тәүлектәге барлык сәгатьләр белән дә тулысынча җитәкчелек итү мөмкинлеге.
“Беренче ике көндә тулысынча ял итеп, организмны тернәкләндерүгә багышларга кирәк. Көне буе рәхәтләнеп китап укырга, фильм карарга, җиңел генә йөреп керергә һәм иртәрәк йокларга ятарга мөмкин. Әгәр тәнегез һәм җаныгыз 12 сәгать йокларга сораса – йоклагыз, һәм тиздән арганлык киткәнен күрерсез, һәм сезнең файда белән ял итә башларга көчегез бар”, – диде Ольга Кукушкина.
Белгеч әйтүенчә, продуктивлыктан баш тартырга кирәкми, чөнки көндезге вакытның ничек узуы йокы сыйфатына тәэсир итә.
“Хәзер йокы сыйфатын күзәтүче бик күп кушымталар бар, аларны каникуллар вакытында кызыксыну өчен сынап карарга, ә алга таба уку һәм сессия вакытында күрсәткечләрне чагыштырырга мөмкин. Продуктив каникуллар сезгә пассив ял итүгә караганда күбрәк файда китерәчәк. Ял иткән һәм 1-2 көн эчендә йөоклап туйган организмга бары тик эшчәнлекнең төрлелеге генә кирәк булачак. Ялны катнаштырып карарга була: 2-3 көн актив, 1 көн – пассив», – диде Ольга Юрьевна.
Шулай ук белгеч каникул вакытында үзеңне кулга алу һәм файдалы эшләр белән шөгыльләнү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, сезгә ял көннәрендә башкарасы эшләр планын төзү яхшырак.
“Мәсәлән, әгәр сезнең планнарыгызда табибка бару, массаж һәм шуңа охшаш эшләр булса, аларны билгеле бер көннәргә планлаштыру һәм тарату яхшырак, ул чагында сез кайчан көне буе өйдә булырга, ә кайчан мөһим эшләрдән тыш, параллель рәвештә тагын башка эшне башкарырга өлгерергә кирәк икәнен төгәл белерсез. Күңелле эшләрне файдалы эшләр белән берләштерү турында онытырга ярамый, шулай иткәндә сезгә мораль яктан файдалы, әмма безне комфорт зонасыннан чыгарга мәҗбүр итә торган бик үк көтелмәгән эшләр белән шөгыльләнү күпкә уңайлырак булачак”, – диде белгеч.
Доцент тәкъдиме буенча, ял вакытында баш миенә тулы йомшаклык бирергә ярамый, теләсә нинди файдалы эшләр белән шөгыльләнергә кирәк, мәсәлән: китапханәгә барырга, яраткан китабыгызны укырга, кофейняда утырырга, чаңгыда йөрергә яки дуслар белән очрашырга.
Безнең организм өчен теләсә нинди яңа кызыклы шөгыль файдалы. Кызыксыну – ул яңа мәгълүмат эзләүнең үз-үзен тотыш механизмы. Эволюцион яктан караганда, ул мөһим, чөнки дөньяны танып белергә һәм үзгәреп торган шартларга вакытында җайлашырга ярдәм иткән.
Ольга Юрьевна каникул алдыннан бурычларыгызны яба алмаган очракта, ял вакытында үзеңне өстәмә сессиягә әзерләнергә мәҗбүр итү буенча киңәшләр бирде.
“Иң катлаулысы – беренче адым. Башка эшләр, мәсәлән, җыештыру, бүлмәне җилләтү, өстәлдә тәртип урнаштыру нәтиҗәсендә төп эшкә кереп китү җайлырак. Тән мәшгуль булганда баш мие ял итә. Вакыт чикләрен билгеләгез. Мисал өчен, бүген уку өчен 90, икенче көнне – 80, өченче көнне – 70 минут тотыгыз. Бу катлаулы булмаган, ләкин бик хәйләкәр алым сезгә комфорт һәм бүген күп шөгыльләнгәндә, киләсе юлы сез өстәмә сессиягә әзерлек өчен азрак вакыт сарыф итәчәксез дигән аңлау хисе бирәчәк. Мин беренче адым ясауны озакка сузмаска киңәш итәр идем, иртәрәк башлаган саен, кирәкле материалны тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә алачаксыз”, – диде белгеч.
Каникуллар вакытында тулысынча ял итү һәм режимны бозу кирәкми, үзегез гадәтләнгән вакытта йокларга ятыгыз һәм уяныгыз. Бу стресс дәрәҗәсен шактый киметәчәк һәм сезгә гадәти уку көннәренә кайту җиңелрәк булачак.
«Саф һавадагы һәм өй форматындагы чараларны уйлап планлаштыру мөһим. Ул чагында сез өйдә дә ял итеп, урамда йөрергә дә өлгерерсез. “Бу миңа гомумән нигә кирәк?” – дигән сорауга җавап табу каникулларда дөрес яшәүгә өстәмә аргумент булачак. Моның өчен гади техника бар: кәгазь бите алыгыз һәм аны ике колонкага бүлегез. Беренчесенә, каникулларны планлаштырганча уздырган очракта булачак барлык уңай моментларны язып куегыз. Икенче колонкада каникулларны инерция буенча һәм төгәл ориентирларсыз яки планнарсыз үткәргәндә нәрсә булачагын языгыз”, – диде Ольга Кукушкина.
Йомгаклап, эксперт мотивация табарга кирәклеген һәм шул вакытта үзеңне графикка ияләндерергә һәм кызыклы булмаган эшләр белән шөгыльләнергә туры килмәячәген билгеләп үтте.
Авторы: Әминә Морат, фото: Алиса Черкасова