КФУ Астрономы Кояшның аерым тотылуы турында: «Ул 18 елдан соң кабатлана».

Астрономик күренеше бу шимбәдә булачак.

29 мартта Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Җир халкы Кояш тотылуның аерым формасын күзәтә алачак. Бу хакта Казан федераль университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев хәбәр итте.

Белгеч әйтүенчә, алда булачак вакыйганы 18 ел элек булганы белән тәңгәлләштерергә мөмкин.

“Эш шунда ки, ай яки кояш тотылу сарос дип аталган интервал белән кабатлана. Әмма бу без аларны һичшиксез күрәчәкбез дигәнне аңлатмый, чөнки алар планетабызның теләсә кайсы ноктасында булырга мөмкин”, – дип аңлатты Юрий Нефедьев.

Аның әйтүенчә, кояш тотылу өч төрле була: тулы, аерым формада һәм боҗрасыман. Алдагы вакыйга аерым формада булачак. Кояш дискының бер өлеше генә Ай күләгәсе белән ябыла һәм Җир Ай ярымкүләгәсенә керә.

«Кызганыч, Татарстан территориясендә бу хәлне күзәтеп булмаячак. Йошкар-Олада аны бик аз күзәтергә мөмкин. Төньяк-көнбатышка таба хәрәкәт иткән саен, кояш тотылу да шулкадәр ачыграк күренәчәк. Ул, мәсәлән, Калининградта яки Мурманскта яхшы күренәчәк “, – дип сөйләде профессор.

Ю.Нефедьев астрономик күренешне күрергә теләүчеләргә күзләрне яклау чаралары – кара күзлекләр һәм телескопларда җылыга чыдам фильтрлар турында онытмаска киңәш итә. Аның тотылуын КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә урнаштырылган альфа-фильтрлы кояш телескобы ярдәмендә дә күрергә мөмкин.

“Ел саен уртача ике кояш һәм ике ай тотылу була. Әйтик, мәсәлән, иң якыны сентябрьдә көтелә, – яхшы һава шартларында ай тотылуын күзәтү өчен уңайлы шартлар булачак”, – дип анонслады астроном.

Элегрәк Юрий Нефедьев сирәк күренеш – Венераның икеле күренүен шәрехләде.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий