Бүген Рамил Сафин Казанга кайта.
Интеллектуаль робототехник системалар лабораториясе хезмәткәре, Казан федераль университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты аспиранты Рамил Сафин Япониядә ике айлык стажировкасын тәмамлый һәм бүген Казанга кайта. Киото университеты командасы составында ул RoboCup Rescue League эзләү-коткару роботларының халыкара конкурсында җиңүче булды.
КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Рамил Сафин үзе сөйләгәнчә, Япониядә стажировка “Академик десант” программасы кысаларында Владимир Потанинның хәйрия фонды гранты ярдәмендә мөмкин булган. Япониягә фәнни һәм мәгариф максатлары белән бару башта ук 2021 елның көзенә планлаштырылган була, әмма COVID-19 пандемиясенең чираттагы дулкыны комачаулый. Нәтиҗәдә, Казан университеты аспиранты сәяхәте быел җәй көне Потанин Фонды, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты, шулай ук документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итүче япон ягы ярдәмендә узды.
Стажировканы Р.Сафин профессор Фумитоши Мацуно (Киотоуниверситеты) мехатроника лабораториясе базасында узды. Сәфәрнең төп ике максатта – фәнни һәм мәгариф максатларында оештырылды. Киото университетыннан япон коллегалары белән берлектә КФУ вәкиле техник күрү сәләте һәм робототехник системалар датчиклары турында инглиз телендә робототехника буенча магистрлык программасы курсларын эшли.
“Мин инде икенче ел КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында алгоритмнар һәм мәгълүмат структурасын, шулай ук робототехник системалар датчиклары һәм компьютер карашы нигезләрен укытам. Яшь укытучы буларак, минем бу юнәлештә үсәсем, белем бирү программасын яхшыртасым һәм япон коллегаларыннан иң яхшы тәҗрибәне үзләштерәсем килә», – диде Сафин.
Стажировканың фәнни юнәлешенә килгәндә, Япониядә булганда КФУ аспиранты төрле семинарлар һәм воркшоплар үткәрә, бу өлкәдә Казан университеты тәҗрибәсе белән уртаклаша. Үз чиратында япон коллегалары үз вузларында фәнни-белем бирү эшчәнлеге ничек оешканлыгы хакында сөйләгәннәр. Шулай ук Сафин төрле датчиклар, стереозрение һ.б. белән дә эшләп өлгергән.
Киот университетының SHINOBI командасы Тайванда узган RoboCup Rescue League эзләү-коткару роботлары халыкара конкурсына әзерлек барышында аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аның алдына робот тарафыннан локализациянең һәм навигациянең төрле алгоритмнарын көйләү өчен симуляторда чылбырлы мобиль роботның дөреслеккә туры килә торган виртуаль моделен булдыру буенча мөһим бурыч куела. КФУ аспирантының конкурска әзерлек өлеше шактый зур була һәм команда беренче урынны яулый.
Киот университеты командасы FUHGA3 дигән мобиль чылбырлы роботы белән конкурста җиңеп чыга. Модель карбоннан эшләнгән, ә чылбырлы механизмның көпшәк катламнары хәрәкәт иткәндә вибрацияләрне сүндерергә мөмкинлек бирә.
“Робот телеоператор тапшырган командаларны тыңлаганда йөри ала. Автономиялелек шулай ук мөмкин – безнең модель лазер датчигы буенча объектка кадәр карта төзергә мөмкин. Чылбырлы роботның тәгәрмәчле роботка караганда өстенлеге шунды, аның иң яхшы үтүчәнлегендә. Мәсәлән, җир тетрәү вакытында тәгәрмәчле робот кирәкле урынга барып җитә алмый, ә чылбырлысы флипперларын күтәрә һәм каршылыкларны җиңә алачак, җимерелгән урынны яки, мәсәлән, ташландык складны тикшерүне дәвам итә”, – дип аңлатты әңгәмәдәш.
Р.Сафин әйтүенчә, RoboCup Rescue League конкурсының төп бурычы – кешелекне эзләү-коткару операцияләрендә автоном режимда роботларны реаль куллануга якынайту. КФУ вәкиле булган Киото университеты командасының җиңүе белән бу мәсьәләне хәл итү бер адымга якынайды.
“Мин робот дөрес хәрәкәт итсен, каршылыкларны җиңсен өчен, симуляция моделен ясарга ярдәм иттем, “физика”сы белән актив шөгыльләндем. 2-3 атна эчендә мин алдымда куелган бурычны үтәдем. Узган еллардагы конкурста япон университеты командасы мехатроникада көчле иде. Бу юлы мин элек аксаган симуляцияне яхшыртып, үз өлешемне керттем. Танкныкы кебек чылбыр шассиен ясадым. Миңа күп нәрсәне нульдән уйлап табарга туры килде, хәзерге вакытта чылбыр йөреше өчен дөрес симуляторлар юк бит. Минем ничек итеп барысын да алыштыруым әлегә сер булып калсын”, – диде ул.
КФУның яшь укытучысы япон студентларының һәм фәнни хезмәткәрләрнең укуга җитди карашларыннан таң калган. Бу инде Р.Сафинның Япониядәге беренче стажировкасы түгел. 2019 елда магистратура студенты сыйфатында ул КФУ белән тыгыз хезмәттәшлек итүче Канадзава Университетында айлык стажировка узган.
Автор: Кристина Иванова