ActureScan имгәнүләрдән соң авыруларны тернәкләндерү, инсульт, шулай ук спорт күнегүләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кулланылырга мөмкин.
Кешенең хәрәкәт функцияләрен диагностикалау өчен ActureScan программа-аппарат комплексын Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының 3 курс аспиранткалары төзегән.
Виктория Смирнова һәм Елена Семенова бер ел элек “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм “Видеофиксация мәгълүматлары буенча кешенең хәрәкәт функцияләрен диагностикалау өчен методикалар һәм программа белән тәэмин итү” проектын гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумлык грант оттылар.
«Бер ел эчендә без хәрәкәт аппаратының төрле авырулары булган пациентларның хәрәкәтен бәяләү, шулай ук травмаларны фаразлау һәм спортчыларның хәрәкәт сыйфатын анализлау өчен технология булдырдык», – дип хәбәр итте В. Смирнова.
Аспирантка сөйләгәнчә, хәрәкәтләрне фиксацияләү штативка урнаштырылган ике камера ярдәмендә бара (аларны ике смартфон белән алмаштырырга мөмкин). Аннары алынган мәгълүматлар үзләре төзегән программа комплексы ярдәмендә интерпретацияләнә.
«Безнең комплекс – хәрәкәтне тотып ала торган чит ил системаларының аналогы, әмма аның бәясе күпкә азрак, – ди Виктория. – Моннан тыш, чит ил системалары мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү буенча анык беркетмәләр таләп итә, бу аларны клиник практикада куллануны кыенлаштыра”.
Проект авторлары шулай ук видеоязмалар ярдәмендә хәрәкәт итү аппаратының төрле авырулары булган теләсә кайсы яшьтәге пациентларның хәрәкәтен анализлау җиңел булуын аңлаттылар.
“Безнең комплекс нормадан аз гына тайпылышларны тоярга сәләтле, чөнки ул кеше тәненең пространствода торышының күп кенә параметрларын терки. Аның ярдәмендә иртә стадиядә умыртка баганысындагы тайпылышларны да, кешенең хәрәкәтен координацияләү, тигезлек белән бәйле кечкенә генә проблемаларны да ачыкларга мөмкин, – дип сөйли Виктория. – Шул ук вакытта ул хәтта аз гына уңай динамиканы да тотып ала, шуңа күрә травмалардан, инсультлардан соң пациентларның терәк-хәрәкәт системасы функцияләрен торгызу белән шөгыльләнүче тернәкләндерүчеләргә зур ярдәм итә ала”.
Программа-аппарат комплексын булдыру процессында Викторияне һәм Еленаны КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кече фәнни хезмәткәре, физиолог-реабилитолог Булат Сәмигуллин консультацияләгән. Ул хәзер Казанның тернәкләндерү үзәкләренең берсендә ActureScan комплексын сынау белән шөгыльләнә.
Диагностика комплексын булдыручылар спортчыларга һәм тренердан башка фитнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә файдалы булачак, дип саный.
“Әгәр физик күнегүләрне дөрес башкармасаң, кеше имгәнергә мөмкин. ActureScan-комплекс аларны үтәү техникасын яхшыртырга ярдәм итәчәк “, – диде математик.
Киләчәктә эшкәртмәне патентлаштыру планлаштырыла.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото Виктория Смирнова архивыннан