Проектны әзерләү Татарстан Рәисе тарафыннан 2022 елда кушылды.
Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) экспертлары Алабуга шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләде. Концепцияне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ведомствоара шәһәр төзелеше комиссиясе бәяләде.
ИДиПИ директоры Карина Нәбиуллина сөйләгәнчә, проект өстендә эш ике ел дәвам иткән. Бу вакыт дәвамында КФУ белгечләре фәнни тикшеренү һәм проектлау уздырганнар. КФУ хезмәткәрләре буларак, проект командасы өчен территориянең уңышлы үсешендә шәһәрдә югары уку йорты филиалы урнашкан булуы аеруча зур әһәмият уйнаган.
“Концепцияне эшләү Рәис кушуы кысаларында 2022 елда башланды һәм зур әһәмияткә ия. Безнең тарафтан 5,7 квадрат километр территория каралды”, – диде директор.
Проект карарларын һәм тәкъдимнәрен формалаштырганда архитекторлар командасы территориянең үсеш нокталарын сайлаган һәм потенциаль инвесторларны ачыклаган. К.Нәбиуллина проект өчен сайланган карарларның территориянең уңайлылыгын яхшыртуга: халык өчен төрле инфраструктура булдыруга юнәлтелгән булуын әйтте.
ИДиПИ пространстволы проектлау бүлегенең мәгариф программасы җитәкчесе Марсель Искәндәров әйтүенчә, бүген Алабуганың алга таба ничек үсеш алуы, архитектур-киңлек характеристикалары үзенчәлеген югалтмыйча, халыкның, туристларның, бизнесның, мәдәниятнең мәнфәгатьләрен бергә алып бару мәсьәләсе күтәрелә.
“Концепция кысаларында шәһәр һәм тарихи җирлек сакланып кына калмасын, ә үссен, тормыш, яңа энергия һәм финанслар белән тулылансын өчен, бу төрле аспектларның үзара бәйләнеш формуласын эшләргә кирәк иде”, – дип сөйләде ул.
Шулай ук М.Искәндәров әйтүенчә, концепцияне эшләү кысаларында белгечләр шәһәрнең демографиясен, аның социаль процессларын, булган ресурсларны һәм резервларны тикшергәннәр. Команда бурычлары арасында – архитектура мирасы үзенчәлекләрен саклап һәм исәпкә алып Алабуга администрациясенә, инвесторларга һәм барлык кызыксынучыларга шәһәрнең мөмкинлекләрен күрсәтү.
ИДиПИның Мирасны тикшерү архитектура-реставрация мәктәбе укыту-фәнни лабораториясе проектының баш архитекторы Наилә Хафизова тарихи җирлекнең чикләрен билгеләүнең мөһимлеген ассызыклады.
“Закон нигезендә бөтен төзелеш эшчәнлеге махсус карау комиссиясе аша узарга тиеш. Гади халык архитектура корылмаларын килештерүнең административ структурасына тартылмасын өчен, тарихи-кыйммәтле мохитне җирлек чикләреннән чыгарып, чикләр билгеләнә “, – дип шәрехләде Хафизова.
Моннан тыш, белгечләр тарафыннан тарихи җирлектән читтә эшләү һәм төзелешләрнең биеклеген һәм архитектура сыйфатын җайга салу өчен тәкъдимнәр бирелде.
Тикшерү барышында концепцияне эшләү кысаларында барлыгы шәһәрнең 20 урамында 320 тарихи-кыйммәтле объект ачыкланган.
Киләчәктә проект командасы инвестор һәм шәһәр администрациясе белән эшләячәк.
«Эшләнгән тәкъдимнәр һәм апробация узган методика нигезендә без кайбер белем бирү модульләрен һәм юнәлешләрен әзерли алабыз, анда студентлар гамәли белемнәр алачак», – диде К.Нәбиуллина.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Карина Нәбиуллина