KazanForumда КФУ һәм TV BRICS арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Казан федераль университетының инновацияләре һәм фәнни казанышлары БРИКС+ медиакиңлегендә мәгълүмати ярдәм алачак.

Казан федераль университеты һәм TV BRICS Халыкара челтәре БРИКС+ илләрендә Россиянең фән һәм югары белем өлкәсендәге казанышларын алга сөрәчәк. Татарстан Республикасында уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумында тантаналы шартларда хезмәттәшлек итү турындагы тиешле документны административ эш буенча проректор – КФУ аппараты җитәкчесе Сергей Прохоров һәм TV BRICS халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Дарья Иванькова имзалады.

Партнерларның үзара хезмәттәшлеге халыкара медиакиңлектә югары белем һәм фәнне популярлаштыруга, Россиянең технологик суверенитетын ныгытуга, БРИКС илләре вузлары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә һәм эксперт бергәлекләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Аерым алганда, TV BRICS Халыкара  челтәре телеканалы һәм КФУныж UNIVER TV фщнни-популяр телеканалы контент белән алмашырга килештеләр. Бу Үзәк Россия һәм Идел буе төбәкләрендә 4 миллионнан артык потенциаль тамашачыны тәшкил иткщн UNIVER TV аудиториясенә чит ил медиапартнерлары тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүмати һәм тематик программаларны карарга мөмкинлек бирәчәк.

«Казан федераль университеты һәм TV BRICS медиачелтәре партнерлыгы – үзара файдалы хезмәттәшлек, ул Россия фәнен һәм мәгарифне эчке һәм чит илләр арасында популярлаштыруга  юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача. Без TV BRICS һәм Казан университетының UNIVER TV студентлар фәнни-популяр телеканалы арасында үзара уникаль телевизион контент алмашу мөмкинлеген югары бәялибез. Бу адым БРИКС берләшмәсендә катнашучыларның һәм партнерларының фәнни-белем бирү, гуманитар һәм икътисадый эшчәнлеге турында объектив мәгълүмат таралуга ярдәм итәчәк», – диде Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин.

Казан федераль университеты – Россиянең әйдәп баручы университетларының берсе. КФУда 53 меңнән артык студент белем ала, шул исәптән 12 меңгә якын чит ил гражданы. Университет структурасында – 16 институт, 260 фәнни-тикшеренү һәм укыту-фәнни лабораторияләре, 79 фәнни үзәк бар. Казан университеты «Экологик чиста ресурсларны сак тоту энергетикасы, җир асты байлыкларыннан һәм биоресурслардан нәтиҗәле файдалану» фәнни-технологик үсеш өстенлеге буенча илдә бердәнбер дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкнең оештыручы-координаторы булып тора. КФУ филиаллары Үзбәкстанда һәм Мисырда ачылды.

TV BRICS генераль директоры Жанна Толстикова билгеләп үткәнчә, бүген фән һәм югары белем өлкәсендә медиачелтәр партнерлары арасында Россиянең, Бразилиянең, Һиндстанның, Көньяк Африка Республикасының һәм Иранның 30дан артык учреждениесе, шулай ук БРИКС челтәр университеты әгъзалары, шулай ук Рио-де-Жанейро штатының мәгариф министрлыгы, Югары белем бирү министрлыгы һәм Куба мәгариф министрлыгы бар.

Медиачелтәр университетлар химаясендә оештырылган күп кенә эре вакыйгаларны хуплый. Алар арасында СПбДУ тарафыннан оештырылган «Мәдәни код» форумы  һәм А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт рус теле институтының Костомаровский форумы (Россия), Дурбан технологик университеты (ЮАР) аспирантлары форумы, UNILA (Бразилия) латин америка интеграциясе федераль университетының БРИКС документаль фильмнар фестивале бар

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова