Кошлар исәбен алу – шәһәр халкы ярдәмендә даими рәвештә фәнни һәм табигатьне саклау өчен кирәкле мәгълүмат алу, бердвотчингның яхшы үрнәге.
Россия Кошларны саклау берлеге ел саен май аеның өченче якшәмбесендә «Соловьиные вечера» бөтенроссия экология-агарту акциясен үткәрә. Казанда ул яз ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кошларны санау эше Казан федераль университеты орнитологлары катнашында гамәлгә ашырыла.
Сандугач шәһәр паркларының, скверларның һәм шәһәрнең башка яшел почмакларының экологик торышының индикаторы булырга мөмкин. Әгәр дә ул начарая икән, сандугачлар яши торган территорияне ташлап китә. Мондый сыйфатсыз сигнал тиешле чаралар күрүне таләп итә.
Кешеләр акциядә кызыксынудан түгел, ә реаль фәнни эзләнүләр, әлеге төрне мониторинглау өчен катнаша.
“Эш шунда ки, барлык шәһәрләрдә сандугачлар саны, һичшиксез, кими, һәм бу инде дистә еллар дәвамында бара. Сандугач – җирдә оя корып яши торган кош, һәм бөтен бәла шунда. Алар гадәттә үз ояларын куаклар һәм агачлар булган теләсә нинди паркларда һәм башка урыннарда ясыйлар. Без, кешеләр, аларга барып җитә алмыйбыз, ә сукбай мәчеләр һәм этләр моны аерым бер кызыксыну белән эшлиләр, алар ояларын өзәләр һәм юк итәләр, кош балаларын ашыйлар, – дип әлеге проблемага игътибарны юнәлтте КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов. – Татарстанда халык ярдәмендә сандугачларны исәпкә алу элек тә үткәрелде. Быел хәбәрчеләрдән мәгълүмат җыю эшенә компьютер технологияләрен җәлеп итәргә тырышабыз».
Мониторинг үткәрү өчен: сандугачлар сайрый торган урынны табарга; кошларны санап чыгарырга; бу кошлар сайрый торган урын адресын язарга (урамның исеме, йорт һәм корпус номеры). Моннан тыш, сандугач сайраган урынны – парк, йорт янындагы бакча, бушлык, тимер юл яки автомобиль юлы буйлап куаклар полосасын кыскача тасвирлау мөһим. Кошларның тавышын диктофонга яздырырга мөмкин. Сайрый торган кошның кайда утырганын – алар нинди куаклар яки агачларны яратканнар, янәшәдә сулык бармы-юкмы икәнен дә билгеләп үтү артык булмас.
Ә менә орнитологлар өчен кызыклы булган мәгълүматлар тагын шулар: бәлки, сез быел беренче тапкыр сандугач сайравын истә калдыргансыздыр? Һәм сезнең тарафтан бу күренеш билгеләп үтелгән территориядә төзекләндерү эшләре алып барыламы – куаклар киселәме, паркта юллар асфальтланганмы, узган көз яфракларны чистарттылармы икәнен дә беләсездер, бәлки.
Мәгълүматларны сайтка кертергә яисә аларны төбәк координаторына хәбәр итәргә кирәк. Казанда бу Россия Кошларны саклау берлегенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе, КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының 3 курс студенты София Хохлачева.
“Минем Россия Кошларны саклау союзы (СОПР) үткәрә торган исәп-хисап кураторы булып торуыма инде беренче ел гына түгел. “Соловьиные вечера” акциясе искәрмә түгел. Берлекнең күп кенә чаралары гражданлык фәне кысаларында уза, ягъни аларда галим-орнитологларга ярдәм йөзеннән, натуралистларның киң даирәсе катнаша. Көнчыгыш сандугач – ул индикатор күренеш, безгә аның таралуын һәм регионнар территориясендә санын күзәтеп тору мөһим. Әгәр дә сез даими рәвештә сандугачлар сайраган урынны белсәгез, һәм алар анда башка күренми икән, монда борчылырга урын бар, – диде С. Хохлачева. – Быел без мәгълүматларны май ахырына кадәр кабул итәбез, катнашырга вакыт бар әле. Иң мөһиме – акция кагыйдәләрен үтәргә һәм мәсьәләгә җаваплы карарга кирәк».
Мәгълүмат басылу вакытына Татарстанда сандугачлар билгеләп куелган һәм модерация узган нокталар саны 129 га тигез иде. Кошлар Республика башкаласында “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында һәм Кремль яр буенда, Ирек мәйданында һәм Түбән Кабан күле янында, Горки-Әмәт урманында һәм башка урыннарда күзәтелгән. Күзәтү картасы белән биредә танышырга мөмкин. Бүгенге көндә, СОПРның Татарстан бүлекчәсе сәркатибе хәбәр иткәнчә, акциядә якынча 50 кеше катнашкан. Сүз уңаеннан, сандугачлар турында дөрес мәгълүмат биргән һәркем электрон таныклык ала алачак.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: София Хохлачева