Казан университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көне билгеләп үтелде

Укуны иң яхшы тәмамлаучыларны  һәм юридик факультет укытучыларын хөрмәтләделәр.

Казан федераль университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Педагогика, хокук һәм иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән юрфакны тәмамлаучыларга һәм укытучыларга премияләр тапшырдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Рафаил Гыйльманов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, Юридик факультет деканы Лилия Бакулина һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

«Казан университетының юридик факультеты үзенең гасырлык традицияләре һәм формалашкан гадәтләре белән дан тота. Хәзер без башланып китәчәк яңа традициянең шаһиты булачакбыз. Бүген без легендаларыбызны элеккеге казанышлары өчен хөрмәтлибез, бүгенге көн йолдызларын бүләклибез, иң сәләтле һәм перспектив яшь укытучыларны билгеләп үтәбез», – дип ачып җибәрде җыелышны юрфакны тәмамлаучылар ассоциациясе рәисе Айнур Ялилов.

Премия юриспруденция өлкәсендәге казанышларны тану йөзеннән ике блок буенча бирелә – “Юридик факультетны иң яхшы тәмамлаучы” һәм “Юридик факультетның ел укытучысы”. «Юридик факультетны иң яхшы тәмамлаучы: дәүләт һәм муниципаль хакимият» номинациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновны җиңүче дип атадылар, ул беренче проректор кулыннан бүләк алды.

“Без кайвакыт университетта студентларны бер дәвердә, бер технологик укладта укыта башлыйбыз, аларны икенче бер чорда укуларын тәмамлыйлар һәм башка, өченче тәртиптә эшләргә тиеш булалар. Монда укытучыларның бурычы – бу элемтәне тормышка ашыру. Бу яктан караганда, факультетны тәмамлаучыларның төрле буынының хәзерге студентлар һәм аларның укытучылары белән мондый очрашулары укыту планнарын дөресләү өчен мөһим мәгънәгә ия. Бу бик абруйлы, һәм иң мөһиме – Казан университетының юридик белеме һәрвакыт югарыда булсын өчен эшли, – диде сәламләү сүзендә Юридик факультетны тәмамлаучылар ассоциациясенең уңышлы эшен ассызыклап Д. Таюрский.

Р. Шәйхетдинов 2000 елда юрфак аспирантурасын тәмамлаган.

“Дмитрий Альбертович технологик укладларның үзгәрүен, яңа технологияләр килүен, яңа шартлар, хокук мөнәсәбәтләре чыганаклары һәм үзгәрешләре булуын бик дөрес билгеләп үтте. Ләкин шуны әйтәсем килә: кешенең әхлакый нигезләре, аның фикер сөреше һәм безне чолгап алган технологияләр үсеше, һәрхәлдә, без сезнең белән өйрәнгән, хәзер өйрәнә торган һәм өйрәнеләчәк нәрсәләр белән көйләнә – бу, әлбәттә, рим хокукы», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә иң яхшысы дип Юридик факультетны тәмамлаучылар ассоциациясе башкарма директоры Азалия Әхмәдуллина танылды.

«Юридик факультет – ул студентларның, укытучыларның, укуны тәмамлаучыларның зур, нык, тату гаиләсе, анда шәхси хокуклар һәм ирекләр факультетның коллектив мәнфәгатьләре белән яраша, анда үз тарихларын хөрмәт итәләр һәм безнең бөек укытучыларга зур хөрмәт белән», – дип чыгыш ясады лауреатны котлап Л.Бакулина.

Икенче блокта юрист-педагогларны бүләкләделәр. «Юридик факультетның ел укытучысы: сәләт» номинациясендә Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, профессор Борис Железнов һәм Казан университетының атказанган укытучысы, доцент Рөстәм Тарнапольский ассоциациядән 100 000 сум күләмендә акча сертификатларга ия булдылар.

Халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы профессоры Наталия Тюринаның Б.Железнов һәм Р.Тарнапольскийга багышлап үз шигырьләрен укуы тантананың матур бизәге булды.

КФУның Экология, хезмәт һәм гражданлык процессы кафедрасы мөдире Җәүдәт Сафин – “Юрфак ел укытучысы: һөнәргә тугрылык” номинациясендә лауреат дипломына ия булды. Җиңүченең исемен РФ Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция генерал-лейтенанты Айрат Әхмәтшин игълан итте. Киләсе елда аның югары уку йортын тәмамлавына 30 ел тула.

«Юридик факультетны тәмамлаучылар бренд дип дөрес әйттеләр, – дип мөрәҗәгать итте факультет студентларына А.Әхмәтшин. – Кадерле дуслар, вузны тәмамлаучылар, сезнең алда зур дөнья ачыла. Укудан курыкмагыз. Яшь тикшерүчеләр минем янга килгәч әйтәм: “Ялкауланмагыз, көненә 50 тапкыр Җинаять кодексына, Җинаять-процессуаль кодекска карагыз. Гәрчә син аны өйрәнсәң дә, Казан университетында сиңа бик яхшы белем бирсәләр дә. Укудан, өйрәнүдән туктамаска кирәк, чөнки син зең өчен һәрвакыт ниндидер яңа әйбер табасаың”.

Аннан соң тагын өч лауреатның –  юридик факультет укытучылары исемнәрен игълан иттеләр: «Елның Юридик факультет новаторы» – деканның тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасары Айдар Хәмдиев, «Юридик факультетның иң яшь укытучысы» – хокук, дәүләт теориясе һәм тарихы кафедрасы доценты Валерия Курносова, «Юридик факультетның куратор-укытучысы» – конституцион һәм административ хокук кафедрасының өлкән укытучысы Артем Тарасов булды.

Тантана азагында юридик факультетның кайбер хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова