Этиотроп, ягъни авыруның беренче сәбәбен бетерә торган, бүгенге көндә булмаган терапия алымы тәкъдим ителә.
Казан федераль университетында сирәк нәселдәнлек авыруын – Смит–Лемли–Опиц синдромын дәвалау өчен ген препаратын эшләү белән шөгыльләнәчәкләр. Проект авторы – Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) 2 нче курс магистранты, «OpenLab ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе Данил Галләмов “Студентлар стартабы” конкурсыннан 1 миллион сум күләмендә грант ярдәме алган.
Смит-Лемли-Опиц синдромы (СЛОС) – 7-дегидрохолестеринредуктаз ферментын кодлый торган DHCR7 генындагы мутацияләр аркасында барлыкка килгән сирәк нәселдәнлек авыруы. Бу фермент холестерин синтезлауның йомгаклау этабында катнаша. Аның функциясе бозылу токсик матдаләр туплануга һәм күзәнәкләрнең, бигрәк тә нерв системасының нормаль үсеше һәм эшләве өчен кирәкле холестерин кытлыгына китерә. Авыру 20-60 мең яңа туган балага 1 очрак туры килә, бу аны орфан (сирәк) патологияләр рәтенә кертә, дип сөйләде КФУ матбугат хезмәтенә Данил Галләмов.
Хәзерге вакытта пациентларга холестерин дефицитын компенсацияләүгә юнәлдерелгән симптоматик ярдәм генә мөмкин, әмма генетик дефектның үзенә ул йогынты ясамый. Студент этиотроп, ягъни авыруның беренче сәбәбен бетерә торган терапия алымын тәкъдим итә. Препарат зарарланган генның эшен торгызырга һәм шуның белән күзәнәкләр дәрәҗәсендә холестерин биосинтезын нормальләштерергә тиеш.
“Бүгенгә этиотроп дәвалау юк. Терапия диетик чаралар һәм тыштан холестерин кертү белән чикләнә, бу авыруның беренче сәбәбен бетерми, шуңа күрә ген препаратын эшләү югары фәнни һәм социаль әһәмияткә ия, чөнки ул авыруны ДНК дәрәҗәсендә реаль коррекцияләүне тәэмин итәргә сәләтле», – дип ассызыклады проектның әһәмиятен КФУ магистранты.
9-нчы серотипның аденоассоциацияләнгән вирус векторын (AAV9) куллануга нигезләнгән бер тапкыр эшләнгән генотерапевтик препарат булдырылачак. Ул үз чиратындаСЛОС булганда, бавыр күзәнәкләренә һәм үзәк нерв системасына, төп мишень-органнарга ачык сизгерлеккә ия. Исегезгә төшерәбез, конкурс кагыйдәләре буенча проектны гамәлгә ашыруга 1 ел бирелә.
“Безнең тарафтан эшләнгән конструкция тукымага хас регулятор элементлар контролендә DHCR7 генының функциональ күчермәсен үз эченә ала, бу дозаны арттыру куркынычыннан башка фермент экспрессиясенең физиологик дәрәҗәсен тәэмин итә. Моннан тыш, проектка вектор системасының тотрыклылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыручы карарлар салынган, бу препаратны клиникага кадәр һәм клиник сынаулар өчен перспективалы итә”, – дип сөйләде Д.Галләмов.
Препарат бер тапкыр система буларак күбесенчә венага кертү өчен каралган. Бу терапевтик генны төп органнарга, шул исәптән бавырга һәм мигә китерергә мөмкинлек бирә.
«Дозировка тән массасын һәм максатчан ген экспрессиясе дәрәҗәсен исәпкә алып сайлана, шул ук вакытта максат – гиперэкспрессия куркынычыннан башка холестеринны физиологик нормаль дәрәҗәсенә ирешү. Терапевтик эффект кертелгәннән соң берничә атна дәвамында күренер һәм озак вакыт, бәлки, пациентның бөтен гомере буена сакланыр дип көтелә”, – диде грант алучы.
Эшләү механизмы берничә этаптан тора һәм дефектлы фермент функциясен торгызуга юнәлдерелгән. Бу авыруның прогрессиясен туктатырга гына түгел, бәлки, метаболик һәм неврологик күрсәткечләрнең тотрыклы яхшыруын тәэмин итеп, аның беренче сәбәбен дә бетерергә мөмкинлек бирә. Беренче этапта DHCR7 генын китерү бара: организмга керткәннән соң AAV9 вирус векторы сайлап кына мишень күзәнәкләргә үтеп керә. Аннары генның күчермәсе экспрессияләнә башлый, һәм күзәнәктә функциональ фермент – 7-дегидрохолестеринредуктаз синтезлана, дип уртаклашты ИФМиБ магистранты. Ферментның активлыгы холестерин синтезын нормальләштерә, агу дәрәҗәсен киметә. Һәм, ниһаять, метаболизмны стабильләштерү – холестерин алмашын торгызу мембраналар структурасын, нейрогенезны һәм органнар үсешен яхшыртуга ярдәм итә, бу тотрыклы клиник эффектка китерә, дип аңлатты Д.Галләмов.
Препаратны эшләү «OpenLab ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе базасында лаборатория мөдире, ИФМиБ генетика кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре Альберт Ризванов, Фәнни-тикшеренү лабораториясе баш фәнни хезмәткәре, ТР Фәннәр академиясе профессоры Яна Мөхәммәдшина һәм лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Әхмәтҗанова җитәкчелегендә гамәлгә ашырылачак.
“Проектның перспективалары бик югары. Без асылда Смит-Лемли-Опиц синдромының чагылышларын җиңеләйтү генә түгел, ә сәбәбен бетерергә сәләтле беренче ген препаратын булдырабыз. Алга таба технология нәселдән килгән башка метаболик авырулар өчен дә кулланылырга мөмкин. Моннан тыш, проект илебезнең ген терапиясе платформаларын үстерү һәм Россияне бу өлкәдә дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару өчен нигез булдыра», – дип нәтиҗә ясады Данил Галләмов.
Исегезгә төшерәбез, VI «Студентлар стартабы» конкурсының чираттагысында Казан университетыннан 139 укучы җиңүче булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, югары уку йорты вәкилләре эндоваскуляр тромбоэктомия һәм тромб авыруларны дәвалау өчен медицина аспираторы, пешкәкле ике тактлы кече авиация двигателе, кортизолга инвазив булмаган экспресс-тест булдырачаклар.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фотолар Данил Галләмовның шәхси архивыннан

