Эксперт аз хәрәкәтчән яшәү рәвешенең куркынычлары турында сөйләде.

Көненә 10-20 мең адым буыннарны җимерә һәм сәламәтлекне какшата дигән фикер актив тарала. Казан федераль университетының физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы мөдире Наталия Таһирова әйтүенчә, мондый белдерүләр дөрес түгел, хәтта зарарлы.
Белгеч әйтүенчә, көненә 2000 адым белән генә чикләнергә киңәш итү хаталы, ул организм эше турындагы фундаменталь белемнәргә каршы килә.
“Хәрәкәт активлыгының мондый дәрәҗәсе авыр гипокинезия торышына туры килә һәм якынча 1,5 километр тәшкил итә. Асылда, бу диваннан суыткычка һәм кирегә кадәр ара”, – дип аңлатты укытучы.
Мисал: офис хезмәткәре бары тик офис һәм көнкүреш эшләре буенча гына йөреп, көненә уртача 3000-4000 адым җыя. Ягъни ике мең адымнан да артык йөрмәү киңәше – ятактагы авыру тормыш рәвешен алып баруга тиңләрлек.
“Буыннар йөрүдән түгел, йөрмәүдән туза. Аларның эше биомеханик принципка нигезләнә: “файдалан яки югалтачаксың”. Кимерчек хәрәкәт иткәндә генә туклана. Кеше бөтенләй берни эшләмәгәндә, кимерчәк катламы деградацияләнә башлый. Уртача нагрузка табигый майлау һәм буыннарны саклау булып торган синовиаль (буын) сыеклык эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, остеоартрит физик активлыгы түбән булган кешеләрдә ешрак була. Шуны истә тотарга кирәк, буыннарны җимерә торган төп факторлар – тәннең артык авырлыгы һәм имгәнүләр», – дип сөйләде Наталия Таһирова.
Эксперт билгеләп үткәнчә, көненә 7000-8000 адым – күпчелек кешеләр өчен оптималь дәрәҗә.
“Әгәр кеше түбәнрәк дәрәҗәдән башласа, 4000-5000 адым инде сәламәтлекнең начарлану куркынычын сизелерлек киметә. Күрсәткечләрне яхшырту 10-12 мең адымга кадәр дәвам итә. Көндәлек марафон дистанцияләре (30 километр) кебек артык нагрузка чыннан да зыян китерергә мөмкин, ләкин аларның гадәти йөрү белән бернинди уртаклыгы юк. Әлбәттә, индивидуаль ситуацияләрдә вакытлыча чикләү акланган, әмма ул сәламәт кешеләргә кагылмый”, – диде кафедра мөдире.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова
