Казан университетында җәйнең икенче яртысына метеорологик шартлар турында сөйләделәр

Быел июль аен температура күрсәткечләре ягыннан аномаль дип атап булмый.

Хәзерге вакытта һава торышы режимы антициклоннан циклонга үзгәрә. Көнбатыш циклоны болытлы һава торышы белән бергә явым-төшем дә алып киләчәк. Бу атна дәвамында яңгырлар, яшен һәм җил көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгәсе көнне, 23 июльдә, республикада болытлы һәм яңгырлы булачак. Көндез температура +23-28 градус  булачак. Урыны белән яңгыр һәм яшен. Белгечләр һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, бүгенге һава торышы Казан өчен нормаль.

“Быел июль аен температура күрсәткечләре ягыннан аномаль дип атап булмый, бу айның беренче декадасында уртача температура +19,8 градус булган, күпъеллык норма +19,7 градус. Икенче декада – норма 21,0 булганда, +21,4 градус”, – дип хәбәр итте доцент.

Гидрометеоүзәкнең мәгълүматларына караганда, июльнең соңгы декадасы нормадан 0,5 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана. 24 июльдә урыны белән көчле яңгыр көтелә. 25 июльдә яшенле яңгырлар. Төнлә температура +13-18 градус, көндез +22-27 градуска кадәр җитәчәк.

“Июльнең 22 көнендә Казанда 41 мм га якын явым-төшем яуган. Айның күпъеллык нормасы 63 мм тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте Т.Әүхәдиев.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2020 елдан башлап соңгы биш ел дәвамында Казанда июль аномаль җылы булды. Шулай ук ай явым-төшемнәр буенча да «сынатмады».

Материалларны күчереп бастырганда һава торышы мәгълүмат чыганагын – ТР Гидрометеоүзәген күрсәтүне, шулай ук басмага актив гиперссылка куюны сорыйбыз.

Авторы: Иван Семенов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов