Спикерлар глобаль проблемалар шартларында югары белемне трансформацияләүнең яңа ориентирларын билгеләделәр.
V Казан Глобаль яшьләр саммиты кысаларында Казан федераль университетында ИСЕСКО ректорлары форумы узды. Экспертлар цифрлаштыру, ясалма интеллект кертү һәм хезмәт базарын Глобаль трансформацияләү чорында югары белем бирү системасы алдында торган төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чараны Казан университетының Мәгълүмат сәясәте Департаментының репутация һәм абруй маркетингы идарәсе бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Мы считаем» күргәзмәсе ачып җибәрде.
ИСЕСКОның Фән һәм әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Куаныш Ергалиев Пленар сессиянең модераторы булды. ИСЕСКО генераль директоры Сәлим Әл-Мәлик катнашучыларны видеомөрәҗәгать аша сәламләде һәм саммитның уникальлеген ассызыклады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мактаулы исем йөртә һәм бу аның бай мирасын тану булып тора.
Моннан тыш, фикер алышуда Фәләстин Дәүләтенең мәгариф һәм югары белем министры Амджад Дабабат, Гамбия Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Бакари Я. Баджи, Куба Республикасы югары белем министрының беренче урынбасары Модесто Рикардо Гомес Креспо, Иран Ислам Республикасы фән, тикшеренүләр һәм технологияләр министры урынбасары Аболфазл Вахеди, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты, «Глобаль энергия» премиясен бирү буенча халыкара комитет рәисе, Ban Ki-Moon Foundation (Көньяк Корея) директоры Рае Квон Чунг, КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев катнашты.
Чыгышлар сериясен ачып, Т.Алишев җыелучыларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский исеменнән сәламләде. Ул очрашуның император залында узуының символик булуын ассызыклады. Бу зал – 1804 елда император Александр I указы белән нигез салынган университетның тарихи йөрәге.
“Казан университеты – Россиядә көнчыгышны өйрәнү фәне бишеге. Гарәп һәм фарсы телләрен укыту биредә 1807 елда башлана, бу Россия тарихында иң иртә дата. Нәкъ менә монда Казанның атаклы көнчыгышны өйрәнү мәктәбе оешкан. Бүген бу традицияне халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты дәвам итә, ә фәнни китапханәдә илдәге иң бай кулъязмалар җыентыгы, шул исәптән 1803 елда басылган беренче басма Коръән саклана”, – диде Т.Алишев.

Казан федераль университетында 100 илдән якынча 13 мең чит ил студенты белем ала, аларның шактый өлеше – ислам дөньясы дәүләтләре гражданнары. Тышкы элемтәләр буенча проректор КФУ кадрлар әзерләү һәм тикшеренүләр алып бара торган төп юнәлешләрне санап чыкты.
“Бу медицина (үз клиникасы һәм инглиз телендә программалары булган), нефть чыгару геологиясе һәм технологиясе, шул исәптән авыр чыгарыла торган нефть, ясалма интеллект һәм цифрлы технологияләр, агробиотехнологияләр һәм азык – төлек куркынычсызлыгы», – диде ул.
Т.Алишев шулай ук Татарстанның ислам финансларын үстерүдә Россиянең сынау төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Рае Квон Чунг үзенең чыгышында цифрлаштыру чорында белем бирү оешмаларының ролен яңадан аңларга тәкъдим итте.
“Кешелек дөньясының иң мөһим кыйммәтләренең берсе-табигать, кем беләндер бүлешә һәм кайгырта белү. Шуңа күрә университет бөтенләй башка роль уйнарга тиеш, коммерция түгел, ә командалар төзүне, хезмәттәшлекне, уртак креатив эшне, бер – берсеннән белем алуны һәм традицион кыйммәтләрне үстерүдә роль уйнарга тиеш», – дип тәкъдим итте ул.
Рае Квон Чунг әфәнде шулай ук Казанга беренче тапкыр килүен белдереп, шәһәр турында шәхси тәэсирләре белән уртаклашты.
“Мин Казан белән бик тәэсирләндем. Бай мәдәниятле һәм тарихлы шәһәр. Мин ышанам, киләчәк буыннар әйләнә – тирә мохиткә һәм экологиягә җаваплы карарлар», – дип сөйләде тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Амджад Дабабат университетларны студентларга якты бирергә тиешле ялкын белән чагыштырды.
“Университетлар барлык студентларга да белем яктысыннан ләззәтләнсен, үзләренең тикшеренү эшләрендә алга китсен һәм партнерлык мөнәсәбәтләре төзесен өчен яктыртырлык ялкын булырга тиеш», – дип ассызыклады Фәләстин Дәүләтенең мәгариф һәм югары белем министры.
Бакари Я.Баджи үзенең чыгышында белем бирүнең тотрыклылык факторы буларак мөһимлегенә басым ясады.
“Мәгариф – ул безгә тотрыклылык, белем, компетенция һәм күнекмәләр алырга ярдәм итә торган фактор”, – диде Гамбия Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры.
Ул ассызыклаганча, глобальләшү чорында Халыкара программалар яшьләрнең мәдәни үзара аңлашуы һәм хезмәттәшлеге өчен аерым әһәмияткә ия була.
Модесто Рикардо Гомес Креспо үзенең чыгышын оештыручыларга рәхмәт белдерүдән башлады.
“Куба Республикасы халкы һәм Хөкүмәте исеменнән Россия Федерациясендә әлеге мөһим чараны оештыручылар безне кунакчыллык белән каршы алганнары өчен рәхмәт белдерәм. Яшьләр турында сөйләү-тормышта энергия бирә торган өмет турында искә төшерү дигән сүз. Чөнки яшьләр җәмгыятьне булдыручы хәзерге заман һәм безнең халыкларның дәвамчанлыгын тәэмин итә торган киләчәкне гәүдәләндерә”, – дип билгеләде ул.
Куба Республикасы югары белем министрының беренче урынбасары сүзләренчә, очрашуга 2026 елда Фидель Кастроның йөз еллык юбилеен бәйрәм итү факты аеруча зур әһәмият бирә.
“Ул бездә яшьләргә карата ышану һәм мәхәббәт тәрбияләде, чөнки аларның йөрәкләрендә зур көч барлыгын аңлады. Дәүләт сәясәте яшьләрне социаль программалар үзәгенә куя, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, фәнни тикшеренүләргә, мәшгульлеккә, мәдәнияткә һәм башка өлкәләргә керү мөмкинлеген гарантияли”, – диде ул.
Сессияне Аболфазла Вахеди тәмамлады, ул белем бирүнең киләчәген технология кешене алмаштырмый торган пространство буларак билгеләде, чөнки нәкъ менә кеше акылы экспериментлар һәм технологияләр булдыруда катнаша.
«Ясалма интеллект һәм технологияләрне мәгарифкә интеграцияләү белем бирү системасы укытучылар һәм студентлар таләпләрен үти ала торган трансформация башлануын аңлата”, – дип саный ул.
Пленар сессия тәмамланганнан соң форумның эше тематик секцияләр кысаларында дәвам итте. “Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кеше капиталы” темасына багышланган “яшьләр тавышы” ның икенче сессиясе булды. Өченче сессия университет челтәрләренә һәм стратегик партнерлыкларга багышланган иде, анда катнашучылар Ислам дөньясында югары белем бирүне үстерүдә университет ассоциацияләренең һәм глобаль партнерлыкларның роле турында фикер алыштылар. Эшлекле программаны “Киләчәк университетлары: лидерлыктан инновацияләргә” темасына сессия кысаларында түгәрәк өстәл тәмамлады.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова

