Казан университетында географик диктантн язачаклар

Агарту  акциясе 19 ноябрьдә узачак.

19 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Казан федераль университетында «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Диктантны Идарә, икътисад һәм финанслар институтында язачаклар.

Географик диктант Рус географик җәмгыяте тарафыннан Җәмгыятьнең попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән ел саен 2015 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру.

Акциядә катнашучылар илнең географиясе турындагы сорауларга аноним рәвештә җавап бирәләр. Бу географиядән гомумтанылган фактларны, шулай ук образлы фикерләүне, системалы логиканы, тирән эрудицияне куллануны таләп итүче биремнәрне үтәүгә кагылышлы сораулар да булырга мөмкин. Диктант варианты ике өлештән тора. Беренче өлеш 10 сорауны үз эченә ала, икенчесе – 30. Барлык мәсьәләләр дә катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерыла, һәм нәтиҗә 40 баллы шкала буенча бәяләнә.

Диктантны уздыру мәйданчыгы ачык статуска ия һәм, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны да кертеп, агарту акциясенә катнашучылар өчен ирекле керү мөмкинлеген күздә тота. Катнашучы сыйфатында мәйданчыкка килеп шәхсән теркәлергә мөмкин.

Географик диктантны язу тәртибе:

  • Диктант рус һәм инглиз телләрендә үткәрелә;
  • Чара башланыр алдыннан һәр катнашучы диктант язу өчен бланк, биремнәр булган бланк һәм аны тутыру буенча телдән инструкция алачак;
  • Биремнәрне үтәү вакыты – 45 минуттан артык түгел;
  • Шәхси идентификация номеры буенча үзеңне диктант сайтында тикшерергә мөмкин булачак;
  • Нәтиҗәләрне сайтта 12 декабрьдә, ә биремнәргә дөрес җавапларны – 10 декабрь көнне бастырачаклар.

Географик диктантны уздыру турында тулырак мәгълүматны РГО сайтында табарга мөмкин.

Диктант мәйданы – Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасында: Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4, 2 кат, В207 номерлы аудитория. Теркәлү вакыты – 11.00 сәгатьтә.

Акция үткәрү мәсьәләләре буенча география һәм картография кафедрасы ассистентына Денис Баһаутдиновка мөрәҗәгать итәргә:

8-919-622-99-40.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Арина Егорова