Ул бөек Лобачевский мирасы турында сөйли.
Казан университеты тарихы музее залларының берсендә Евклидныкы булмаган геометрия ачылуга 200 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли башлады.
Экспозициянең биографик бүлеге нигезен чын архив документлары һәм аларның күчермәләре тәшкил итә.
“Биографияне без документлар аша чагылдырырга тырыштык. Мәсәлән, 1820-нче елларның формуляр исемлеге тәкъдим ителгән – бу безнең заманча хезмәт кенәгәбезнең аналогы. Анда Николай Лобачевскийның Казан гимназиясендә ничек укуы, университетка кергәч һәм экстраординар профессоры дәрәҗәсенә кадәр карьера баскычыннан ничек алга баруы турында язмалар бар, – дип сөйләде Казан федераль университеты матбугат хезмәтенә Н.И. Лобачевский музее мөдире Андрей Афанасьев.
Ректор һәм китапханәче вазифасында галимнең эшчәнлегенә бәйле материаллар аерым урын алып тора. Китапханә Лобачевскийның төп баласы була. Ул китап фондын һәрьяклап үстерергә һәм баетырга омтылып, аның турында кайгыртып яши. Шулай ук 1845 – 1846 еллар студентларының чын исемлекләре тәкъдим ителде. Бу тарихи документларны сессияләр узу һәм имтиханнар тапшыру турындагы заманча ведомостьларның аналоглары дип атарга мөмкин.
Н.И. Лобачевскийның физика-математика факультеты советына язган хатның күчермәсе башлангыч нокта булып тора. Нәкъ менә шушы документтан тарихчылар геометриядә яңа чор башлануын саный. Ул 7 февральдә (иске стиль буенча) җибәрелгән.
“Сжатое изложение начал геометрии со строгим доказательством теоремы о параллельных” исемле докладын галим үзе 1826 елның 11 февралендә (яңа стиль буенча 23 февраль) укый”, – диде музей мөдире.

Беренче басма белән янәшә 1830 нчы еллар хезмәтләре урнашкан, алар автор үзе атаганча, “хыялдагы геометриягә” багышланган. Бу циклны “Пангеометрия” – йомгак гомумиләштерү хезмәте тәмамлый, анда профессор әлеге теория үсешенә бирелгән төп идеяләрне һәм казанышларны тәкъдим итә.
“Килүчеләр немец астрономы һәм математигы Карл Фридрих Гаусның астроном Генрих Шумахерга язган хатыннан өзек күрә алачак, анда ул Лобачевский идеяләрен таныганын әйтә, чөнки элегрәк үзе дә мондый нәтиҗәләргә килгән була. Экспозициядә шулай ук пространствоның уңай кәкрелеге булган геометрия юнәлешләренең берсен булдыручы Бернхард Риман һәм Лобачевский геометриясенең беренче визуаль модельләренең берсен эшләүче Анри Пуанкаре белән бәйле материаллар да бар», – дигән мәгълүмат бирде А.Афанасьев.
Иң кыйммәтле экспонатларның берсе – геометриянең күләмле модельләрен, аерым алганда псевдосфераны булдыручы дөньякүләм танылган математик Эудженио Бельтрамидан Казан университетына чын рәхмәт хаты. Соңыннан ул Евклид булмаган геометрияне үстергән һәм популярлаштырган өчен Казан университетының мактаулы докторы итеп таныла.

“Мондый чын нөсхәне табу – бик сирәк күренеш. Мондый документның безнең фондта саклануы чын бәхет һәм могҗиза. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы гипс геометрик фигуралары коллекциясе теоретик экспонатларга өстәмә булып хезмәт итә», – дип хәбәр итте ул.
Тагын бер бүлек Евклид булмаган геометриянең юбилейларын – 1926 елда 100 еллыгын, ә аннан соң 125 һәм 150 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
“Витриналарда Казан университетына җибәрелгән тәбрикнамәләр күрсәтелгән. Бу графика, Лобачевский портретлары һәм университет сурәтләре белән кулдан эшләнгән чын әсәрләр. Шулай ук биредә әлеге истәлекле даталарга багышланган программалар, буклетлар һәм материаллар җыентыкларын күрергә мөмкин», – дип уртаклашты Андрей Афанасьев.
Биографик өлешнең йомгаклавы галимнең мирасын саклап калучылар һәм арттыручылар турында сөйли. Биредә Николай Иванович мирасын популярлаштыручы профессор Александр Васильевич Васильевның хезмәтләре тәкъдим ителгән. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән үз вакытында галимнең тууына йөз ел тулуны бәйрәм итәләр һәм Лобачевский исемендәге халыкара премия булдыралар. Янәшәдә математик Вениамин Федорович Каган һәм профессор Борис Лаптев хезмәтләре урнашкан.
“Экспозицияне Бөек математикка багышланган сәнгать әсәрләре төгәлли. Бу Иван Заботинның 1950 елларда язылган “Лобачевский” романы һәм Җәвад Тәрҗемановның киң танылган китаплары – “Лобачевскийның яшьлеге” һәм “Лобачевский”. Бу әсәрләр бүген дә популяр, ләкин шуны истә тотарга кирәк, бу матур әдәбият, аларда автор уйдырмасы бар», – дип кисәтте музей мөдире.
Физик экспонатлардан тыш, экранда Net Film порталында табылган уникаль видеохроника трансляцияләнә. Бу 1976 елда Евклид булмаган геометриянең 150 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле архив сюжетлары. Кадрларда университетта зур конференция, шулай ук Б.Лаптев белән интервью сурәтләнгән. Шулай ук Казан университетының геометрик семинар утырышыннан кадрлар күрсәтелде. Аларда Казан геометрия мәктәбенең танылган вәкилләрен: Александр Петрович Норденны, Александр Петрович Широковны, Владимир Владимирович Вишневскийны һәм башка бик күп күренекле математикларны күрергә була.

«Бу күргәзмәне, минемчә, Лобачевскийның читтә урнашкан мини-музее дип атарга мөмкин, чөнки университетка килүчеләрдә һәм кунакларда Лобачевскийның тормышы һәм хезмәтләре турында кайдан, ничек җентекләбрәк белергә мөмкин дигән сорау туа. Без биографик хезмәтләр тәкъдим иттек. Алар белән теләгән һәркем таныша ала. Моннан тыш, алар электрон форматта бар, аларны мөстәкыйль рәвештә табу җиңел. Минемчә, тулаем алганда, күргәзмә бик эчтәлекле. Ул теләсә кайсы кешегә, хәтта элек Николай Иванович шәхесе белән таныш булмаган кешегә дә аның биографиясе һәм бөек фәнни мирасы турында тулы күзаллау төзергә ярдәм итәчәк”, – дип йомгаклады ул.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы

