Казан университетында Евгений Касперский кибериммунитет турында сөйләде

Дөньяда киберкуркынычсызлык белән шөгыльләнүче иң эре хосусый компанияләрнең берсенә нигез салучы вуз студентлары һәм хезмәткәрләре белән очрашты.

 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында вуз студентлары һәм хезмәткәрләре «Касперский лабораториясе» АҖ генераль директоры Евгений Касперский һәм лабораториянең сәнәгать инфраструктурасын яклау проектларын таныту төркеме җитәкчесе Андрей Бондюгин белән очрашты.

Дөньяда киберкуркынычсызлык белән шөгыльләнүче  иң эре хосусый компанияләрнең берсенә нигез салучы һәм эксперты бу көннәрдә башкалада уза торган Kazan Digital Wek халыкара форумы кысаларында Казанга килде. КФУ кунаклары студентлар һәм хезмәткәрләр өчен  киберкуркынычсызлыкка багышланган лекцияләр белән чыгыш ясады.

 

Шулай итеп, Андрей Бондюгин Россиядә мәгълүмати куркынычсызлык базарының ничек төзелүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүген бөтен дөнья бу өлкәдә кадрлар кытлыгы проблемасы белән очраша.

“Соңгы вакытта Россиядә төрле предприятиеләргә киберһөҗүмнәр саны артты. Стандарт саклау чишелешләре бары тик база янауларыннан гына коткарырга мөмкин, шуңа күрә тулы куркынычсызлыкка ирешү өчен комплекслы алым кулланырга кирәк, аңа тагын да катлаулырак системалар керә. Мәсәлән, куркынычсызлык вакыйгаларын җыю, тизләтелгән анализлау һәм корреляцияләү өчен, шулай ук мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча белгечләрнең белем һәм квалификация дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, – дип билгеләде ул.

Спикер хәзерге дөньяда ни өчен киберкуркынычсызлык шулкадәр игътибар җәлеп итүен, шулай ук мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә булачак хезмәткәрләрне нинди хезмәт хакы көткәнлеген аңлатты.

Лекциядән соң тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, аларның күбесе «Касперский лабораториясе»ндә уку практикасын узуга кагылды.

“Минем докладның төп максаты – студентларга эш урынын алга таба сайлау, кайда эшләргә теләүләрен һәм кем булырга теләүләрен аңлы рәвештә белсеннәр өчен вектор бирү. Мәгълүмати куркынычсызлык базары бик зур, төрле юнәлешле һәм бу темада ориентлашу мөһим”, – дип хәбәр итте А.Бондюгин журналистлар белән әңгәмәдә.

Очрашуны Евгений Касперский чыгышы дәвам итте, ул КФУ студентларына һәм хезмәткәрләренә цифрлы индустрия үсешенә карата үз күзаллавы белән уртаклашты, “Касперский лабораториясе” эшләгән яңа технологияләр белән таныштырды һәм киләчәктә нәкъ менә кибериммунитет киберһөҗүмнәр белән төп көрәш чарасы булачагын әйтте. Цифрлы гасырның төп проблемалары дип ул массакүләм киберҗинаятьчелекне, максатчан һөҗүмнәрне (APT) һәм сәнәгать һәм критик инфраструктурага һөҗүмнәрне атады.

“Без күп санлы көннән-көн арта барган киберкуркынычлардан саклану системаларын эшләүгә махсуслашабыз. Безнең технологияләр челтәрдә шикле активлыкны ачыкларга һәм шуның белән янауларны булдырмый калырга сәләтле “, – дип сөйләде Е. Касперский.

 

Ахырды тыңлаучылар кунакка шулай ук сораулар бирә алды, ә иң яхшы авторлар Евгений Касперский автографы белән истәлекле бүләкләр алды.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Ксения Богданова