Җайланма буе 165 см дан 190 см га кадәр булган кешеләр өчен каралган.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Мәликә Юнысова тәннең аскы өлешен тотып тору һәм төрле хәлләрдә эшне җиңеләйтү өчен экзоскелет-урындык эшләү белән шөгыльләнә. Ул «студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе.
Мәликә тәкъдим иткән экзоскелет тәннең аскы өлешен тотып тору өчен каралган һәм озак вакыт басып торганда, иелеп һәм чүгәләп утырганда мускулларга йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.
“Мин күп кенә кешеләргә эшләренә бәйле рәвештә озак вакыт аягүрә үткәрергә туры килүен күрдем, алар арыганлык һәм аяк, арка авыртуыннан зарланалар. Статик позаларда кешенең эшен җиңеләйтерлек, әмма хәрәкәтне тоткарламаслык нидер булдыру идеясе әнә шулай килде”, – дип уртаклашты Мәликә Юнысова.
Җайланма кулланучыга уңайлылыкны тәэмин итәргә, шул рәвешле, эшчәнлеге статик позада озак вакыт булу зарурлыгы белән бәйле кешеләрдә, мәсәлән, хирурглар һәм конвейер линияләрендә эшләүчеләрдә, арыганлыкны һәм терәк-хәрәкәт аппаратының һөнәри авырулары үсеше куркынычын киметергә тиеш.
“Гамәлгә ашыру планнарына экзоскелет-урындыкның функциональ кинематик схемасын төзү, эргономиканы исәпкә алып электрон макет эшләү, прототип әзерләүгә конструкторлык документациясен төзү һәм, эшләнмәне алга таба җыеп, детальләр булдыру керә. Һәм, әлбәттә, җайланманы сынау”, – дип сөйләде М.Юнысова.
Экзоскелетның конструкциясе җиңел каркастан, позалар арасында салмак күчү өчен пневматик пружинадан, бил һәм бот беркетүләрдән тора. Аны теләсә нинди кием һәм аяк киеме белән бергә кулланырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, VI «Студентлар стартапы» конкурсында КФУның 139 студенты җиңүче булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, университет вәкилләре эндоваскуляр тромбоэктомия һәм тромб авыруларын дәвалау өчен медицина аспираторы, пешкәкле ике тактлы кече авиация двигателе, кортизолга инвазив булмаган экспресс-тест һәм Смит–Лемли–Опиц синдромын дәвалау өчен ген препараты булдырачаклар.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Иван Семенов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фотоны басма герое тәкъдим итте
